Башка тамашачылар да Инстаграм, Вконтакте битләрендә Рәниснең концертының тере тавышка, җанлы уен коралларына үтүен, тамашаның югары дәрәҗәдә оештырылуын яздылар. Чарада гади җыр-моң яратучылардан башлап, Татарстанның финанс министры Радик Гыйззәтуллин кебек җитәкчеләр дә була. Безнең хәбәрчебез дә әлеге тамашаны карап, концерт мизгелләрен сүрәткә төшерде.
Җырчының беренче концертында аның иҗатташ дуслары - Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шөгәепов, "Мирас" инструменталь ансамбле һәм, әлбәттә, педагог - җырчы Венера Ганиева катнашты.
Рәнис Габбазов Ульян өлкәсендә туып үскән. Балачактан татар җырына, бигрәк тә озын, моңлы көйләребезгә мөкиббән булып үсә. Ә зур сәхнәгә беренче адымнарын 2015 елда Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңү яулаганнан соң ясый башлый.
Бүгенге көндә Рәнис Габбазовны тамашачы радио-телевидениедән ишетеп-күреп белә башлады. Яшь җырчыда табигать тарафыннан бирелгән милли моң, халыкчан башкару культурасы, затлы, зыялы репертуар җәлеп итә, ди аны тыңлаучылар.
Чыганак: saby-rt.ru
Нет комментариев