Рифат Зарипов: "Салават Зәкиевичтән көн дә фатиха алып булмый!"
Мәдәният

Рифат Зарипов: "Салават Зәкиевичтән көн дә фатиха алып булмый!"

Популяр юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Башкортстан якларында концертлар белән йөри. "Кая барсак та, тулы зал белән каршы алалар, халык җылы кабул итә!" - ди ул. Шул ук вакытта тапшыру да алып бара башлаган. Шулай булмаска мөмкин дә түгел, чөнки Рифат Зарипов гастрольләргә китәр алдыннан Салават Фәтхетдиновның ҮЗЕННӘН хәер-фатиха алган...

Рифат Зарипов Intertat.ru хәбәрчесенә хәер-фатиханың ничек тәэсир иткәнен сөйләде.

- Рифат, гастрольгә китәр алдыннан остазың, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның өенә барып, фатыйха алуың турындагы видео бөтен интернетка таралды. Чынлап та, гастрольгә барган саен укытучыңнан фатыйха аласыңмы?

- Салават Зәкиевич тә хәзер Инстаграмда бар. Күпләр моңа ышанмый, ләкин бу аның үзенең чын аккаунты. Ул анда кызыклы фото-видеолар урнаштыра. Анда кунакта булуымны да видеога төшертеп, интернетка куйды. Салават Зәкиевич без - шәкертләрен һәрчак хөрмәт итеп, дус итеп кунакка чакыра. Көн дә Салават Зәкиевичтан фатыйха алып булмый, әлбәттә. Әмма һәрвакыт аның белән киңәшләшәбез. Ялгышкан җирдә төзәтә, артыграк сөйләсәк, тыя. Безне шулай якын итүе өчен без аңа бик рәхмәтле.

- Салават Зәкиевичның ошамаган ягы, тискәре сыйфаты бармы?

- Тискәре ягын эзләсәм дә, таба алмыйм. Миңа карата аның начар ягын күргәнем юк. Уңай яктан гына тасвирлый алам. Ул - чын остаз! Без аңа "абзый", "шеф" дибез. Ул - безнең остабыз, аннан башка узып сөйләмибез. Үзе дә: "Сез минем мәңгелек студентларым!" - ди. Аның шулай дип әйтүе - күп кешегә тәтеми торган зур бәхет ул.

"Гаиләм исән-сау, Аллага шөкер! Бар да яхшы дип әйтер идем, оператор булып эшләүче бертуган абыем чирләде. Башкортстанның республика клиника хастаханәсенә пневмония белән салдылар. Шуңа бераз эч поша, исән-сау терелеп чыгуын телибез", -дип тә сөйләде Рифат Зарипов.

Фатихасы ничектер, Рифатка "хәере" башка яктан да килергә тора. Моңарчы Фирдүс Тямаев алып барган "ҖырлаОКе" тапшыруында хәзер Рифат Зарипов эшләячәк. Рифат бу уңайдан да фикерен белдерде.

- Рифат, ТМТВ телеканалына, "ҖырлаОКе" тапшыруына ничек урнаштың?

- Фирдүс гастрольләр графигы тыгыз булу сәбәпле, тапшыруны алып барудан баш тарткан. ТМТВдан шалтыратып, тапшыруны алып барырга чакырдылар. Әлегә бер ел эшләп карарга дип сөйләштек. Бу - үземне сынап карау өчен дә бер мөмкинлек. Үземнең дә гастрольләр графигым тыгыз, шулай да вакыт табарга тырышабыз. Тапшыру төшерү вакытын мин ял иткән чакка туры китерәбез. Камера каршында басып тору минем өчен ят түгел, чөнки ТНВда 3 ел буе "Җомга киче"н алып бардым. Азмы-күпме тәҗрибә тупланды. "ҖырлаОКе"ның ике чыгарылышын төшердек, ул агымдагы атна ахырында чыгар дип көтелә. Миңа калса, тапшыру уңышлы килеп чыкты.

- Халык Фирдүскә, аның алып баруына ияләнгән иде. Фирдүстән соң тапшыруга килү кыен булмадымы? Аның белән бу хакта сөйләштеңме?

- Фирдүс белән телефон аша сөйләштек. "Брат, уңышлар сиңа! Матур гына эшләргә язсын," - дип теләкләрен җиткерде. Фирдүс алып барганда, уен шартлары башка төрлерәк иде. Хәзер исә бераз үзгәрттек. Мин күбрәк аралашуга корылган интерактив уеннар яратам. ТМТВ җитәкчелеге минем тәкъдимнәрне хуплады. Тапшыруның яңа варианты безгә кызык булып тоелды. Халыкка да тапшыру ошасын, караучылары артсын иде дип телим.

Әлбәттә, Фирдүстән соң икенче алып баручыны кабул итү авыррак булыр. Ләкин барыбызны да яратып карасыннар иде!

http://intertat.ru

фото сайттан.


Нет комментариев