Корноухово Мәдәният йорты хезмәткәрләре, район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Калинушка" (җитәкчесе Л.М Смолина) һәм "Өмет" ансамбле солистлары концерт программасы белән Корноухово авылы картлар йортында кунакта булды.
Монда тәрбияләнүче әби-бабайлар безне бик матур һәм җылы каршы алдылар. "Калинушка" ансамбленә йөрүче ханымнарның Марсель Җәләловның гармун көйләренә кушылып җырлаулары, "Өмет" ансамбле солисты Семен Кузнецовның керәшен җырлары, Корноухово мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хәбибуллинаның тирән эчтәлекле шигырьләре һәм моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Безнең җырларыбыз аларны җырлатты да, елатты да бу көнне.
Көзнең икенче атнасы Татарстанда мәрхәмәтлелек атнасы, дип игълан ителде. Атналыкларда гына түгел, һәрдаим бер-беребезгә җырларыбыз, моңнарыбыз, ихлас елмаюыбыз һәм җылы сүзебез белән бәхет, шатлык өләшеп яшәсәк иде.
Гүзәл Хабибуллина,
Мәдәният йорты мөдире.
Автор фотолары.
Нет комментариев