Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ни өчен җырчы Рөстәм Закиров Балык Бистәсе халкына сюрприз ясарга уйлаган- бушлай концерт!

16 гыйнвар көнне Балык Бистәсенә җырчы Рөстәм Закиров иҗатташ дуслары янәшәсендә янәдән район мәдәният йортына концерт белән килә. Көнцерт нигездә бушлай булачак.

Кемнәр Рөстәмнең үткән концертына алган билетларын югалтмаган( хәер, ул үзе бу турыда искәрткән һәм кисәткән иде!), алар элеккеге урыннарына бушлай гына кереп утырачаклар. Ә кемнәр ниндидер сәбәпләр аркасында уткәнендә килә алмаган, аларга билет алып концертны тамаша кылу мөмкинлеге бар. Дөрес, урыннар теге юлында да күп буш калмаган иде. Димәк , кем өлгерә, шул билетлы була. Билетлар кассага чыккан. Иң кызыгы, Рөстәм программага үзгәрешләр керткән- алып баручы һәм берничә иҗатташ коллегасы башкалар булачаклар икән. Теге концертны тамаша кылган тамашачы хәтерлидер, тавышы бетү сәбәпле Рөстәм күп кенә яңа җырларын башкара алмыйча киткән иде. Бу юлы ул аларның барысын да җырларга җыена. Рәхим итеп, янәдән бергә җыелыйк, Рөстәм Закиров тамашасын карап хушланыйк. Тере тавышлы җырчыны ничә кабат тыңласаң да арымыйсың!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев