2016 - Кино елы, ә сез нинди кино карыйсыз?
Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
- Совет заманында төшерелгән фильмнарны яратып карыйм. Мәсәлән, «Судьба человека»ның эчтәлегендә сугыш коточкыч сынауларга дучар иткән рус солдаты язмышы ята. Ул өйсез, гаиләсез кала, концлагерьга эләгә. Әмма шундый шартларда да рухи яктан сынмаган-сыгылмаган шәхес язмышы күрсәтелә....
- Бик нык тетрәндергән, күздән яшь агызган ике фильмны әйтә алам - «Мусульманин» һәм «Хайтарма». «Мусульманин» фильмы Әфганстанда торып, Ислам динен кабул иткән Иван (ул рольне Евгений Миронов башкарды) язмышы турында бара. Ул туган авылына кайткач, мондагы тәртипсезлекне, караклыкны, азгынлыкны күреп, бик тетрәнә. Шушы күренешләр белән көрәшә башлый, әмма авылдашлары тарафыннан аңлау тапмый. Әлеге фильм бүгенге шартларда тагын да актуаль, Ислам диненең бөеклеген күрсәтеп бирә. Намазда булган герой Россиядә хөкем сөргән хаоска каршы көрәшә. «Хайтарма» фильмы исә кыюлыгы белән игътибарга лаек. Әсәр нигезенә кырым татарларының илдән куылулары салынган. Безнең илдә ул тарихны яшереп киләләр, ә фильм режиссеры халыкның бөтен драмасын, фаҗигасен сурәтли. Тамашачыны үрнәк тә, гыйбрәт тә алырга чакыра. Әлеге фильм үрнәгендә үзебезнең халык язмышын сурәтләп биргән сәнгать әсәре эшләнсә дә бик яхшы булыр иде.
Чыганак: http://www.shahrikazan.
Нет комментариев