.jpg)
Әлбәттә, барыбызны, бигрәк тә тугры тамашачыны шаккатырган һәм борчуга салган сорау ул - "Ни өчен Ризван Хәкимов сәхнә белән саубуллаша?"
"Кадерем бар чагында китәргә кирәк. Сәхнәне яшь талантлы җырчыларга калдырам. "Нәфисә" җыр-театрында менә дигән сәләтле егетләр-кызлар тәрбияләнеп, зур сәхнәгә аяк баса. Сәхнәнең өметле яшьләргә калуына сөенәм. Китәм дигәч тә, дөньядан китәргә җыенмыйм бит. Киләчәктә дә җырлар язачакмын, Алла теләсә", - дип белдерде Ризван Хәкимов.
Билгеле булганча, моннан күп еллар элек Ризван Хәкимов тормыш иптәше Нәфисә Хәкимова белән "Могҗиза" җыр-театры оештырды. Әмма Нәфисә ханымның вакытсыз һәм тетрәндергеч вафатыннан соң, Ризван абый театрга "Нәфисә" исемен бирде. Менә инде 14 ел дәвамында "Нәфисә" җыр-театры халкыбызга яшь башкаручыларны тәкъдим итә, Россия буйлап концертлар куя. Казан тамашачысы Рафил Мусин, Гөлназ Гомәрова, Олег Зиннәтуллин кебек яшь җырчыларның чыгышын тамаша кылды. Ризван абыйның кызы Альбина Хәкимова исә "Апама", "Кире кайт син миңа" һәм башка җырлары аша таныш. Шуны да әйтергә кирәк, Альбинаның тавышы ике тамчы су кебек әнисенең тавышына охшаган.
Тамашада Башкортстанның "Яшел беретлар" төркеме дә чыгыш ясады. Мәгълүм ки, бу төркем Әфганстан һәм Чечня кебек "кайнар нокталарда" һәлак булучыларга истәлек такталары урнаштыра. Бу игелекле эшкә алар үзләре куйган концертлардан кергән акчаны файдалана. Төркем Ризван Хәкимовның "Кандагар" исемле патриотик җырын башкарып, композиторга яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләгәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Кандагар" җырын зал башыннан ахырына кадәр аягүрә басып тыңлады.
.jpg)
Концерт Рәшит Ваһапов исемендәге фонд ярдәмендә оештырылды. Биредә Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов катнашты. Шулай ук Илсөя Бәдретдинова, Асаф Вәлиев, Радик Юльякшин, Нәфкать Нигъмәтуллин да бар иде. "Ризван белән озак еллар буе дус булып яшибез. Бик ихлас, олы йөрәкле, сабыр, рәхим-шәфкатьле кеше. Ул Казанга җыенса, туп-туры безгә килә. Бүген дә дусларымны рәхәтләнеп кунак иттем, концерттан соң да безгә чакырдым. Ризванның 30дан артык җырын башкарам. Табадан төшкән иң кайнар җырларын һәрвакыт миңа биреп барды. Ә барлыгы күпме җыр язганын күз алдына да китерүе кыен. Әгәр аның җырларын башкаручы барлык артистларны җыя башласаң, атна буе концерт куеп булыр иде", - диде Нәфкать Нигъмәтуллин.
Радик Юльякшин (Elvin Grey): "Ризван абый белән 8 ел элек таныштык. Студиягә килеп, минем эшләвемне карап-күреп киткәч, үзенең җырына аранжировка ясарга тәкъдим итте. Шушы аранжировкадан соң тагын да якынрак танышып, дуслашып киттек. Мине концертларга чакыра башлады. Ризван абый минем өчен композитор гына түгел, ул миңа әтием кебек. Ашатты да, киендерде дә. Ул - киң күңелле, ихлас кеше. Беркайчан да миңа ачуланганы булмады, һәрвакыт матур итеп аңлатты. Мин аны гел сагынып көтәм. Ә инде күрешсәк, үз әтием кебек кысып кочаклыйм. Ризван-әти язган "Елама, ярсыма" җыры - "Elvin Grey" проектының иң уңышлы җырлары рәтендә. Җыр электән үк халык күңеленә керде, ә мин аны яңартып тамашачыга тәкъдим иттем. Ул бүгенге көндә дә мине күтәреп алга алып бара", - ди.
Казанда "Елама, ярсыма", "Агымсу юлын таба", "Гомер буйлап барам", "Үтми торчы, гомер", "Юллар көтә", "Әллә нинди язмыш", "Эй, Ходай, исәнлек бир", "Кузгала поезд" һәм башка алтын хитлар авторы, Уфада яшәп иҗат итүче танылган композитор Ризван Хәкимов җырларыннан торган гаҗәеп концерт узды. "Җырларым сезгә кала!.." зур сәхнә белән саубуллашу турының тамашасында композиторның якын иҗатташ дуслары һәм кабынып килүче йолдызлар катнашты.
.jpg)
Әлбәттә, барыбызны, бигрәк тә тугры тамашачыны шаккатырган һәм борчуга салган сорау ул - "Ни өчен Ризван Хәкимов сәхнә белән саубуллаша?"
"Кадерем бар чагында китәргә кирәк. Сәхнәне яшь талантлы җырчыларга калдырам. "Нәфисә" җыр-театрында менә дигән сәләтле егетләр-кызлар тәрбияләнеп, зур сәхнәгә аяк баса. Сәхнәнең өметле яшьләргә калуына сөенәм. Китәм дигәч тә, дөньядан китәргә җыенмыйм бит. Киләчәктә дә җырлар язачакмын, Алла теләсә", - дип белдерде Ризван Хәкимов.
Билгеле булганча, моннан күп еллар элек Ризван Хәкимов тормыш иптәше Нәфисә Хәкимова белән "Могҗиза" җыр-театры оештырды. Әмма Нәфисә ханымның вакытсыз һәм тетрәндергеч вафатыннан соң, Ризван абый театрга "Нәфисә" исемен бирде. Менә инде 14 ел дәвамында "Нәфисә" җыр-театры халкыбызга яшь башкаручыларны тәкъдим итә, Россия буйлап концертлар куя. Казан тамашачысы Рафил Мусин, Гөлназ Гомәрова, Олег Зиннәтуллин кебек яшь җырчыларның чыгышын тамаша кылды. Ризван абыйның кызы Альбина Хәкимова исә "Апама", "Кире кайт син миңа" һәм башка җырлары аша таныш. Шуны да әйтергә кирәк, Альбинаның тавышы ике тамчы су кебек әнисенең тавышына охшаган.
Тамашада Башкортстанның "Яшел беретлар" төркеме дә чыгыш ясады. Мәгълүм ки, бу төркем Әфганстан һәм Чечня кебек "кайнар нокталарда" һәлак булучыларга истәлек такталары урнаштыра. Бу игелекле эшкә алар үзләре куйган концертлардан кергән акчаны файдалана. Төркем Ризван Хәкимовның "Кандагар" исемле патриотик җырын башкарып, композиторга яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләгәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Кандагар" җырын зал башыннан ахырына кадәр аягүрә басып тыңлады.
.jpg)
Концерт Рәшит Ваһапов исемендәге фонд ярдәмендә оештырылды. Биредә Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов катнашты. Шулай ук Илсөя Бәдретдинова, Асаф Вәлиев, Радик Юльякшин, Нәфкать Нигъмәтуллин да бар иде. "Ризван белән озак еллар буе дус булып яшибез. Бик ихлас, олы йөрәкле, сабыр, рәхим-шәфкатьле кеше. Ул Казанга җыенса, туп-туры безгә килә. Бүген дә дусларымны рәхәтләнеп кунак иттем, концерттан соң да безгә чакырдым. Ризванның 30дан артык җырын башкарам. Табадан төшкән иң кайнар җырларын һәрвакыт миңа биреп барды. Ә барлыгы күпме җыр язганын күз алдына да китерүе кыен. Әгәр аның җырларын башкаручы барлык артистларны җыя башласаң, атна буе концерт куеп булыр иде", - диде Нәфкать Нигъмәтуллин.
Радик Юльякшин (Elvin Grey): "Ризван абый белән 8 ел элек таныштык. Студиягә килеп, минем эшләвемне карап-күреп киткәч, үзенең җырына аранжировка ясарга тәкъдим итте. Шушы аранжировкадан соң тагын да якынрак танышып, дуслашып киттек. Мине концертларга чакыра башлады. Ризван абый минем өчен композитор гына түгел, ул миңа әтием кебек. Ашатты да, киендерде дә. Ул - киң күңелле, ихлас кеше. Беркайчан да миңа ачуланганы булмады, һәрвакыт матур итеп аңлатты. Мин аны гел сагынып көтәм. Ә инде күрешсәк, үз әтием кебек кысып кочаклыйм. Ризван-әти язган "Елама, ярсыма" җыры - "Elvin Grey" проектының иң уңышлы җырлары рәтендә. Җыр электән үк халык күңеленә керде, ә мин аны яңартып тамашачыга тәкъдим иттем. Ул бүгенге көндә дә мине күтәреп алга алып бара", - ди.
http://intertat.ru
Нет комментариев