Бу атна азагында Югары Тегермәнлек авылында туып үскән берничә егет-кыз һәм шушы авылның оныклары "Авылдашларга- авылдашлар бүләге" акциясе оештырдылар.
Бу чара алар заказы белән авылга багышлап яздырылган "Тегермәнлегем" җырын тәкьдир итү белән башланып китте. Җырның авторлары Расил Ахатов( көе) һәм Вазыйх Фатыйхов( сүзе). Аннан, татар эстрадасының танылган җырчылары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның музыкаль группасы тарафыннан махсус концерт программасы тәкьдим ителде. Бу кичәнең төп чыгымнарын Фәридә Хамзина белән Вазыйх Фатыйхов үз өсләренә алдылар. Аларга Фәрхулла Заһидуллин, Фидаил Шарапов һәм әнисе Тегермәнлектә туып үскән Рафис Гарипов матди ярдәм күрсәттеләр. Интернет челтәрләрдә кайтавазланганча, телефон шалтыратулары буенча да чара күпләрнең күңеленә хуш килгән булса кирәк.
Нет комментариев