Казанның Татар утарындагы "Шәрык клубы"нда якташыбыз Резеда Ахиярованың иҗади очрашуы узачак
Программада музыкаль сәхнә әсәрләре, инструменталь, вокаль әсәрләр, шигырьләр яңгыраячак.
19 декабрьдә Казанның Иске Татар бистәсендәге "Татар утары"нда даими уздырылып килүче "Шәрык клубы"ның чираттагы кунагы Татарстанның халык артисткасы Резеда Ахиярова булачак. Кичәне "Иске Татар бистәсен үстерү һәм Кабан күлен төзекләндерү" фонды оештыра, дип хәбәр итәләр "Татар утары"ннан.
Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреаты, танылган җырлар авторы, операларга көйләр иҗат иткән композитор белән очрашуга танылган рәссамнар, шагыйрьләр, театр әһелләре, артистлар да чакырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев