Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Илдар Әхмәтов «Татар җыры»нда кабат катнашмаячак?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илдар Әхмәтовның: «Алтын барс»ларны унга тутырам да, башка «Татар җыры»нда катнашмыйм», - дип әйткән сүзе бар иде. Быелгы «Татар җыры» фестивалендә аның «Әйтелмәгән әле сөюләрем» җыры «Елның иң популяр җыры» булып танылды. Шулай итеп, Илдар барслар санын унга тутырды.


- Илдар, тамашачы сине «Татар җыры»нда кабат күрә алырмы?


- 17 ел дәвамында үткәрелә торган «Татар җыры» фестивалендә 10 тапкыр җиңүгә лаек булуым зур куаныч. Иҗатымны шул рәвешле югары бәяләүләренә зур рәхмәт белдерәм. Ләкин яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Җырларга теләгән, сәхнәгә атлыгып торган яшь башкаручылар бик күп. Кайвакыт «сездән башка да җырчылар бихисап, ник шулкадәр сәхнәгә ашкынасыз?» дип әйтеп карыйм. «Сез аңламыйсыз, җырлыйсы килә бит!» диләр. «Татар җыры»нда башка катнашмавым турында зурга җибәреп сөйләп йөрисем килми.


- Сәхнәдән китәргә теләмисеңдер бит?


- Юк, әлбәттә! Алга таба да иҗат итәчәкмен, тамашачымны яңа җырлар белән сөендерәчәкмен, Алла теләсә.


- Бер елны «Алтын барс» сынын алып, сәхнә артына чыгуга ук, аны кулыңнан төшереп җибәрдең. Ул «исән-сау»мы?


- Чынлап та, чираттагы җиңүем белән Илназ Бах котлаганда, «Алтын барс» ялгыш кулымнан төшеп китте. Бераз зыян килде, ләкин мин аны ничек бар, шулай калдырдым. Унысы да өемдә бер урында саклана.


- Быелгы «Татар җыры» турында төрле фикерләр әйтелде. Син фестивальдән канәгать калдыңмы?


- Фикер алышалар, сөйлиләр, чәйниләр икән, димәк, фестиваль кызыксыну уята алган. Атаклы артистлар концертыннан да «башка бармыйбыз, ошамады», дип кайталар. Һәм шул ук кешеләр янә шул артистның концертына барып утыра. «Татар җыры» - үз урынын тапкан зур чараларның берсе. Күп җырчылар анда катнашырга хыялланадыр дип уйлыйм.


Эльвира Шакирова,

Чыганак: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64689-ildar-%D3%99hm%D3%99tov-tatar-%D2%97yiryinda-kabat-katnashmayachak?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев