Ике Сабантуй арасы...
Бер ел дәвамында нинди сөенечле вакыйгалар, хәлләр кичердегез? Әнә шушы сорауга җавапны түбәндәге респондентларыбыздан ишеттек.
Айрат Сафин - «Агрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе:
- Ике Сабантуй арасындагы куанычлы хәлләргә тукталсак, шатланырлыклар байтак. Ике яңа «КамАЗ» машинасы, ярдәмче хуҗалыгыбызга заманча чәчкеч сатып алдык. Җитештерү күләмен соңгы елларда 50 шәр процентка арттырып барабыз, быел да шул темпны югалтмадык. «Каздорстрой» юл төзелеше оешмасы белән ныклы элемтәдә булуыбыз хакына 20 «КамАЗ"ыбызның ел әйләнәсе эштән бушаганы юк. Район хуҗалыкларында җирләрне известьлауның еллык планын инде май аена үк үтәдек. Бүгенге көнгә чаклы хезмәткәрләребезгә хезмәт хакы тулысынча түләнгән. Коллективта айлык уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан югары, ә юл эшендә катнашучы шоферларыбыз 30-40 меңен дә алып баралар.Коллектив хезмәт бәйрәменә яхшы кәеф белән килә.
Сергей Чистяков - «Татавтодор» берләшмәсенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе:
-Соңгы вакыттагы иң зур казаныш-вакыйгаларыбызның берсе - заманча административ биналы булдык. Яңа җиһазлар белән тулыланган ремонт мастерскоебыз барлыкка килде. Анда душ кабиналарына кадәр бар. 4,5 мең тонна сыйдырышлы юлга сибү материаллары ангарын сафка бастырдык. Кыска гына вакыт эчендә мондый объектларны торгыза алуыбыз шатландыра билгеле. Хәзер эш-хезмәт өчен бер дигән шартлар тудырылды. Бер ел эчендә генә дүрт яңа техника кайтты. Мөмкинлекләр тудырылгач, күрсәткечләребез дә яхшыра бара. Язгы ремонт вакытында гына да узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк җитештерүчәнлек күрсәттек. Һәммәгезгә бәйрәм шатлыгы, күңел күтәренкелеге телим.
Мансур Китаев - районның баш табибы:
- Татарстан Президенты Программасы кысаларында үзәк хастаханәне ремонтлау, яңарту, җиһазлау буенча быел да зур күләмле эшләр башкардык. Соңгы елларда тугыз яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшырган булсак, быел тагын ике авыл җирлегендә шундый объектлар төзелеп бетте. Республика финанслаган Грант ярдәме белән быел анестезиолог-реаниматор һәм табиб-хирург эшкә кайттылар. Соңгы өч елда районга тәҗрибәле 12 табибны үзебезгә эшкә тарта алдык. Безнең команда медик хезмәткәрләрнең республика Спартакидасында 2 нче урынны яулады, футбол буенча район башлыгы Кубогын оттык, волейбол буенча зона, район бәйгеләрендә беренчеләр булдык. Коллегалар арасындагы рейтинг буенча иң соңгы урыннардан 14 нче баскычка күтәрелдек. Алда эшлиселәр күп, Сабантуйларга һәм үзебезнең һөнәри бәйрәмебезгә оптимистик рухта киләбез.
Раил Бариев - район кулланучылар җәмгыяте рәисе:
- Быелгы Казан Сабантуен аеруча югары дәрәҗәдә оештыра алдык. Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. «Кузбасс» ипи пешерү җиһазы сатып алдык. Бәйрәмгә яңа сюрпризыбыз - кичә генә сәүдә нокталарына «Тормыш» ипиен пешереп тәкъдим иттек. Сыйфаты ягыннан сатып алучыларыбызга ошар диеп уйлыйбыз. Үзебез җитештерә торган тәм-томнарыбыз төрен соңгы вакытларда 25 кә җиткердек. Быелгы район, авыллардагы Сабантуйларда да югары дәрәҗә сәүдә хезмәте күрсәтербез дип ышандыра алам.
Илфат Хөснетдинов - район автранспорт предприятиесе җитәкчесе:
- Өч яңа автобуслы булдык. «Волгамосстрой»га өстәмә бер рейс ача алдык. «Казан май комбинаты»на йөрүче пассажирларыбыз саны 300 дән артып китте. Һәр көнне шушы маршрут буенча дүрт автобусыбыз рейска чыга. Таксилар саны артуга карамастан, Казан шәһәренә рейсларыбыз кыскармады. Кайларга гына юл тотсак та, һәркайсыбыз кайтыр җирләребезгә исән-имин әйләнеп кайтыйк.
Алсинә Сафиуллина - Олы Елга мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы, биология фәне буенча рәсәйкүләм олимпиада призеры:
-Башка күптөрле олимпиадаларда катнашканым булды. Тормыш куркынычсызлыгы фәне, татар теле, биология буенча ярышларда алдынгы урыннарны ала идем. Ә бу җиңүем минем өчен иң олысы булды. Тырышлыгым юкка булмаган. Дус-ишләрдән дә күпме котлау сүзләре кабул иттем. Бу уңыш белән тукталып калмыйча, алга таба да тырышырга, яңа үрләр яуларга уйлыйм.
Сораштыруны Вазыйх Фатыйхов үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев