Хыяллар чынга ашканда
Мәдәният

Хыяллар чынга ашканда

Офык артындагы хыял... Ерак, әмма һаман саен үзенә дәшә, ымсындыра. Сәнгатькә омтылыш, җырга илаһи табыну аның өчен әнә шул офыктагы якты нурга тиң иде. Ә бүген ул шул яктылык аша хыялының чынга ашканына, язмышына мең рәхмәтле булып туган ягына, тамашачы алдында имтихан тотарга кайтты.

Балык Бистәсе егете Раил Рамазанов исеме күпләргә таныш. Аның "Эх, кредит-ипотека", "Замана такмаклары", "Ата капиталы" җырлары яшьләр арасында аеруча популяр. Татар эстрадасына килүе, бүгенге иҗади эшчәнлеге хакында сөйләшер өчен без аны редакциябезгә дәштек.

- Белгәнебезчә, җыр сәнгатенә шактый ураулы юллар аша килдең, Раил. Моңа ничек ирештең?

- Җыр, сәхнә-балачак хыялым иде. Тик аңа, чынлап та, бормалы сукмаклардан килдем. Әтием мине үзе кебек тракторчы-машинист итеп күрәсе килде. Шул сәбәпле, Балык Бистәсе гимназиясенең 9 сыйныфын тәмамлагач, үзебезнең райондагы һөнәри училищеда белем алдым. Әмма сәнгатькә тартылуым барыннан да көчле булды. Район халык театры режиссеры Рәфкать абый Галиев чакыруы белән театрга репетициягә йөри башладым һәм "Тормыш җыры" спектаклендә Каюм ролен башкардым. Бу хыялый очкынның кабынуы иде. Театр училищесына укырга бару киңәш-фатыйхасын да Рәфкать абый бирде. Беренче талпынышта ук үз тырышлыгым белән эстрада бүлегенә керү бәхетенә ирештем. Әлбәттә, монда әти-әниемнең дә мине аңлап рухи көч бирүе зур этәргеч бирде. Укыганда ук Нәфкать Нигъмәтуллин концерты белән гастрольләргә йөри башладым.

- Бүген инде син белемле эстрада артисты. Иҗат эшчәнлегең нидән тора?

- Узган ел, Аллага шөкер, диплом алдым. Мин хәзер үземне белемле юмор остасы, конферанц дип әйтә алам. Татар эстрадасының танылган җырчылары Эльмира Сөләйманова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ильмира Нәгыймова, Бәширә Насыйрова, Гөлдания Хәйруллина, Эльвира Хамматова концертларында алып баручы-конферанц булып эшләдем, пародияләр дә ясыйм. Республикабызның төрле шәһәр-районнарында булдык. Хәзерге вакытта Рөстәм Закиров белән эшлим, шул ук вакытта "Салават" җыр театрының икенче составында-баянчы-композитор Альфред Якшимбетов җитәкчелегендәге группада да чыгыш ясыйм.

-Ирешелгән уңышларыңа үзең ничек бәя бирер идең? Күз тоткан хыялыңа җиттеңме инде?

- Мин иң элек хаклы бәяне тамашачымнан көтәм. Тиздән, 8 октябрьдә, район мәдәният йортында тәүге сольный концертым булачак. Монда мине төрле җанрларда күреп булачак. Бик дулкынланам, әлбәттә. Чөнки мин моны якташларым алдында имтихан тотуга тиңлим. Ышанычны аклап тамашачы хуплавына ирешсәм, бу минем өчен зур сынаулардан үтү бәхете булыр иде.

Хыяллар дигәннән дә, үз дигәнемә ирештем дип уйлыйм. Язмышның кырыс җилләренә каршы торырлык көч таба алдым. Котлы Бөкәш авылында яшәүче, әнинең бертуганы Рамилә апа Һадиуллинага бик рәхмәтлемен. Акыллы киңәшләрен бирә белде. Быел, ниһаять, үз оямны кордым-сөйгәнем Наилә белән никахлаштык. 13 августта туебызны үткәрдек. Ул Питрәч кызы, шәфкать туташы булып эшли, Казанда яшибез. Янымда һәрчак ярдәм кулын сузардай туганнарым, дусларым бар. Шуларны уйлыйм да, бүгенге тормышыма мең рәхмәтлемен дип куям.

- Гел дә шулай эшләрең уң булсын, Раил. Иҗат юлыңда сөенечләр, уңышлар сиңа!

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова алып барды.

Фотосы: vk.com


Нет комментариев