Гүзәл Уразовадан Гашыйклар көненә «мәхәббәтле һәм тәмле» клип [+ВИДЕО]
14 февральны барлык мәхәббәтне татып караган затлар бәйрәм итә. Махсус бәйрәм белән котлап, татар эстрада артисты Гүзәл Уразова үзенең өр яңа клибын тәкъдим итә. «Мәхәббәт ул шундый» дигән җыр клибында Гүзәл үзе генә төшә.
Клип, дөрестән дә, «тәмле» килеп чыккан. Ник дигәндә, җырчы үзгә бер образ сайлаган. Мәхәббәтнең төсе кызыл диләр. Менә ул да анда алсу, кызыл, төсле киемнәрдә, баллы ризыклар ашап йөрүче курчак сыман төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев