Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фирдүс Тямаевның җырын кем генә җырламый, хәтта Элвин Грей да! (ВИДЕО)

Татар эстрадасындагы иң популяр җырчыларның берсе Фирдүс Тямаевның җанатарлары гына түгел, дәвамчылары да бар. Мәсәлән, аның "Гомер үтә" дигән җыры Башкортстан видеоблогеры, җырчы Илнар Шәрәфетдиновны илһамландырган. Илнар үзенең видеоблогында Фирдүс җырының аккордларын өйрәтә һәм җырлап та күрсәтә.

Ә Фирдүс Тямаев мондый "перепевкаларга" ничек карый икән? Фикерен белер өчен, без җырчының үзенә шалтыраттык.

- Мин бу егетне беләм, - диде Фирдүс. - Беренче тапкыр аны интернетта күргән идем. Мин язган җырларны шулай нотага салып яшьләрне өйрәткәч, бик шатландым. Бу үзенә күрә бер тарих, димәк, җыр тарихка кереп кала. Ул аны перепевать итми, аның үзенең җырлау манерасы шундый. Бөтенесе дә бит минем харизма белән җырлый алмый. Мәсәлән, бу җырны Ришат Төхвәтуллин җырласа, ул аны үзенчә моңлы итеп җырлар иде, мин үземчә, ә Илнар аны үзенең харизмасы белән җырлаган. Җырласын, молодец, бөтен җырларны шулай нотага салып өйрәтсен. Мин бик шат, афәрин! Булдырган кеше эше!

http://matbugat.ru/news/?id=18683

фото интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Фирдүс Тямаевның җырын кем генә җырламый, хәтта Элвин Грей да! (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев