Бәйрәм тамашасы һәркем күңеленә хуш килде
Мәдәният

Бәйрәм тамашасы һәркем күңеленә хуш килде

Моннан егерме алты ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Шуннан бу көн Республика көне буларак бәйрәм ителә.

Балык Бистәсендә дә һәр елны 30 августны зурлап билгеләп үтәләр. Быел да Кама яры буена халык күпләп җыелды. Андагы матур үзгәрешләр, төзелешләр һәркемне үзенә җәлеп итеп торды. Моннан тыш Балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, балалар үзәк китапханәсе матур күргәзмәләр, уеннар да оештырган иде. Шул күргәзмәләр янәшәсендә сәнгать мәктәбенә йөрүче берничә яшүсмер гитарада уйный. Алар янында балалар иҗат үзәге укучылары үз куллары белән эшләгән пультлы робот һәм лего техниканы кунаклар эшләтеп йөртеп карадылар. Аннан читтәрәк милли киемнәрдән осталар коклюшка белән челтәр бәйләп утыра. Ә бер төркем бала үзәк китапханәчеләр оештырган бәйгеләрдә бик теләп катнаша. "Барысы да бик матур оештырылган, мәйданнар матур бизәлгән. Балалар өчендә бик уңайлы мәйданчык ясаганнар. Без-дәү әниләр оныкларның шатлыклы көлүләренә карап сөенәбез",-ди Суфия апа Зарипова. "Улым белән таганда атындык, таудан шудык. Мондый бәйрәмнәрне бик яратабыз. Күптән күрешмәгән танышлар белән очрашкач, тагын да күңеллерәк була",-ди яшь әни Алия. Аның дүрт яшьлек малае да сүзгә кушылды. "Мин уеннарда катнаштым. Салютны яратам. Хәзер шуны карарга барабыз",-диде улы Ленар. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалары белән күп гаиләләр дә килгән иде бүген. "Гаиләбез белән бәйрәм карарга чыктык әле. Бу көн Республиканың барлык халкы өчен дә бәйрәм, барыбызны да берләштерә. Әнә күпме халык җыелган. Чын күңелдән концерт карап торалар. Балаларыбыз уен мәйданчыгында уйныйлар",-диде Алсу Сафина.

Балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котларга дип Казан шәһәреннән дә кунаклар күп килгән иде. Араларында Дәүләт думасы депутаты Фатыйх Сибагатауллин, дәүләт думасы депутатлыгына кандидат Ирек Зиннуров, Татарстан республикасының эш һәм мәшгүльлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова, президент ярдәмчесе Наталья Фишман, мәдәниятны үстерү фонды директоры Нурия Хашимова, "Трастовая компания "Татмелиорация" оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Альберт Зарипов та бар. Район башлыгы җитәкчелегендә кунаклар яңа төзелешләр, күргәзмәләрне карап чыкканнан соң сәхнәгә күтәрелделәр. Барысы да балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котлады, үзгәрешләр белән соклануларын әйттеләр. Ирек Зиннуровның "Партия әгъзалары әлеге сәхнәдә басып тора, ә команданың иң мөһим әгъзалары ул сез - балыкбистәлеләр",-дигән сүзен халык алкышларга күмде. Аннан соң дулкынландырган момент бүләкләү тантанасы башланды. Балык Бистәсе районы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Әхмәвагыйз Ягудинга Балык Бистәсенең почетлы гражданины дигән почетлы исем бирелде. Сулыклар, парк һәм скверлар елы программасын тормышка ашыручы һәм актив катнашучы Рафил һәм Рафис Гариповлар район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тирәлектә матурлык тудыручы оешма һәм шәхси хуҗалыклар арасында барган конкурска нәтиҗә ясадылар, район мәдәният йорты, "Слобода" кафесы, Виталий Семенов җиңүче итеп танылды. Футбол буенча өченче тапкыр Татарстан республикасы беренчелеген яулаган Фидаил Фазлиев җитәкчелегендәге районның футбол командасын да сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Матур гадәт буенча бу көнне туйларның җәйге сезонын төгәлләүче парларны чакырып бүләклиләр иде. Быел Алинә һәм Руслан Елисеевлар, Ләйсән һәм Ренат Мазитовлар гаиләсенә мондый бәхет елмайды.

Бәйрәм күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Район һәм авыл үзешчәннәре, "Рапсодия" һәм "Кама йолдызчыклары" бию төркемнәре чыгышы халык күңеленә хуш килде. Соңыннан күккә очыртылган салют бәйрәмгә ямь өстәде. Татар халык, заманча бию көйләреннән торган дискотекада да яшьләр актив катнаштылар.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотосы.


Нет комментариев