Район буенча "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының зона этабы башланды.
Шушы көннәрдә әлеге бәйге балалар иҗат үзәге, Ямаш һәм Котлы Бөкәштә узды. Аларда унике балалар бакчасы, уналты мәктәптән, барлыгы 205 бала чыгыш ясады."Зур бәйгеләрнең берсен башлап җибәрдек. Әлегә чара уңышлы бар. Катнашучы балалар арасында сәләтлеләр бик күп, иң-иңнәрен сайлап алу җиңел түгел. Ямаш һәм Котлы Бөкәш мәдәният йорты җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бәйгене әлеге авыллардагы мәдәният йортында күңелле генә үткәреп кайттык",-диде өстәмә белем бирү педагогы Эльвира Кәримуллина. Эльвира әлеге конкурсның оештырып, барлап йөрүчесе. Бәйгенең уңышлы үтүендә, сәләтлеләрне барлап сәхнәгә чыгаруда аның да өлеше зур. Бу зоналардан комиссия сайлап алган19 конферанс, 41 вокал-соло, 9 ансамбль, 11 хореографик бию төркеме алда үтәчәк район этабында көч сынашачаклар.
Нет комментариев