Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсендә Рәсәй көне гөрләп узды

Шушы көннәрдә Рәсәй көнен билгеләп үттеләр. Безнең районда да шул уңайдан бәйрәм ясадылар. Күңелле чара Кама елгасы буендагы мәйданда булды.
Кичке сәгать алтыда башланган тамашада балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре балалар өчен күңелле ярышлар, төрле уеннар оештырдылар. Балалар белән бергә әниләр дә уеннарда теләп катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Аннан соң үзәк сәхнәдә концерт программасы башланып китте. Бәйрәмдә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Район башлыгы Илһам Валеев чыгышыннан соң ул да балыкбистәлеләрен бәйрәм белән котлап үтте.

Кичке бәйрәмгә өлкәннәр, яшь гаиләләр, балалар да җыелган иде. Барысы да игътибар белән бәйрәм тамашасын карадылар. Концертны Илшат Кәримуллин белән Гөлия Кадыйрова алып бардылар. Анатолий Автономов, Сергей Фалин, Семен Кузнецов, Илгизәр Җәләлов, Рәсимә Зарипова, Гөлия Кадыйрова, Элвира Кәримуллина, Зөлфия Моталлапова, Вера Емельянова, Регина Шмелева, Адилә Миннекаева, Ринат Хәбибуллин, Регина Минневалиева, "Музыкальная капель" вокаль ансамбле башкарган җырлар, Марсель Җәләловның баянда уйнавы тамашачы күңеленә хуш килде.

Сәхнәдән читтәрәк балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан китаплар, флаг, герб рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Шунда ук балалар өчен викторина да үткәрделәр, сорауларга дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләделәр.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев