Балык - Бистәсе районы Яңа Арыш авылы гармунчысы Габдрәшит Вәлиев кебекләр сирәктер
Мәдәният

Балык - Бистәсе районы Яңа Арыш авылы гармунчысы Габдрәшит Вәлиев кебекләр сирәктер

Тамаша залын иңләгән җырлы-моңлы аваз ул чакта ук бар күңелемне биләгән иде. Гармун күрегенең тартылышлары, телләренә баскан саен тирә-юньгә таралган гаҗәеп моң, уйнаучының шул көйгә ияреп "Шахта"ны җырлавын, хәтерлим, тамашачы озак алкышлады. Узган ел район мәдәният йортында булып үткән Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге фестивальнең йомгаклау өлешендәге чыгышларның берсе иде ул.

Моң иясен озак эзләргә туры килмәде. Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова авылдашы, гармунчы Габдрәшит Вәлиевның искиткеч гармунчы икәнлеген берничә сүз белән тасвирлап та бирде.
Чыннан да, таланты белән республика сәхнәләренә күтәрелгән оста гармунчыларның берсе ул Габдрәшит Вәлиев. Гомер юлы тоташ җыр-моңга төрелгән. Урта мәктәпне тәмамлагач авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Яр.Чаллыдагы КамАЗ заводында хезмәт куйганда ансамбльгә йөргән, Кыргызстанда бораулаучы булып эшләгән елларында да кулыннан гармун төшмәгән.
Талант-юктан бар булмый, дигән әйтемнең хак икәнлегенә Габдрәшит Вәлиевнең үзен тыңлагач янәдән бер төшендем. Әтисе Габдразак ага авылда гына түгел, тирә-юньдә бер дигән гармунчы булган. Әлеге уен коралына мәхәббәт тә аңа әтисеннән күчкән.
-Җырны тиз отып кала идем. Алты-җиде яшьләр чамасы булгандыр, әтинең тальян гармуныннан көй чыгардым. Шуннан бер-бер артлы күңелдәге җырлар гармун телләренә күчте. Мәктәптә укыганда ук клубта уздырылган концертларның үзәгендә идем,-ди ул. -Ә инде үзем сәнгать җитәкчесе булып эшләгән елларда концерт-спектакльләр әзерләп, күрше-тирә авылларга да чыга идек.
Гармунда уйнау осталыгы әнә шулай еллар белән чарланган. Тальян гармуннан соң хромка, баянны кулына алган ул. Соңгысын Минхарис абыйсы Кыргызстаннан алып кайткан.
-Без нәселебез белән сәнгатькә гашыйклар. Гаиләдә барыбыз да гармунчылар,-дип сүзен дәвам итә Габдрәшит ага. -Гармунның сихри көче бар аның. Сагыну-сагыш та, бәхет-шатлык та сыя аңа.
Ә тормыш дигәнең гел шатлыктан гына тормый шул. 1999 елда такта шомарту станогында эшләгәндә көтелмәгән хәлгә юлыга ул. Юндыру деталенә ялгыш тиеп киткән уң кул бармаклары сеңерләре өзелеп хәрәкәтсез кала. Чын гармунчы өчен олы фаҗига була бу. Үзен әзерләү, гармунны кабат кулына алыр өчен төгәл биш ел вакыт кирәк була аңа.
-Җиңдем бит, үз-үземә булган ышанычымны кайтара алдым. 2015-2016 елларда "Балкыш" республика фестивалендә катнашып Диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булдым. Моннан тыш башка Диплом, Мактау грамоталарым да байтак,-ди ул. -Гармунның барлык төрләрендә дә иркен уйныйм. Кайчакларда ватык гармуннарны төзәтергә китерәләр. Иренмим, күңел биреп эшлим, искеләренә яңа сулыш өрәм, рәхмәт әйтеп алып китәләр.
Әйе, моң чишмәсе янәдән үз юлын тапкан. Габдрәшит Вәлиев бүген дә бәйрәм чараларының үзәгендә. Тамашачы аның һәр чыгышын көтеп ала. Гармун телләреннән агылган моңга татар халкының үзәккә үтәрдәй "Шахта", "Озата барма", "Су буйлап" җырлары кушыла.
Язмамны авылдашлары сүзе белән тәмамлыйм: "Рәшит абый кебекләр сирәктер. Өе яныннан узганда да тәрәзәсеннән гармун тавышы ишетелә. Татар булуың, шундый моңга ия булганың өчен шул чагында горурланып, сөенеп куясың. Сүнмәсен, югалмасын иде авылларда гармун тавышы..."
Фәрвәз Каюмова.

Нет комментариев