Балык Бистәсе районы “Өмет”ансамбле Олы Елга авылы мәдәният йортында концерт белән чыгыш ясады
Мәдәният

Балык Бистәсе районы “Өмет”ансамбле Олы Елга авылы мәдәният йортында концерт белән чыгыш ясады

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Өмет" фольклор ансамбле Олы Елга авылы мәдәният йортында "Безгә һәрчак сез кирәк!", дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясады.

Анда мөнәҗәт, нәфис сүз, халык һәм авторлары булган матур җырлар яңгырады. Коллективтагы егетләр үзәкләрне өздереп ансамбльнең концертмейстеры Венер Мөбәрәкшинга кушылып баяннарда "Татар халык көйләренә тезмә" уйнадылар. Ансамбльнең солисты Семён Кузнецов дәррәү китереп авыл халкын да биетте. Бәйрәм бик күңелле узды. Мәдәният йорты җитәкчесе Вакыйф Мингәлиев барчасына да зур рәхмәтен җиткерде. Авыл халкы да үз чиратында бәйрәмне оештыручыларга теләкләрен юлладылар. Аннаң соң кичә бәлеш, коймак, тәмле чәй табыны артында узды. Мондый кичәләр гел кабатланып торса иде дигән теләктә калам.

Барлык авыл халкы исеменнән Зәйтүнә Бәширова.

Фото culturefish.ru


Нет комментариев