Табигатькә бар тереклекне уяткан яз килде. Бу ел фасылы бәйрәмнәргә бик бай. Безнең Котлы Бөкәш «Дуслык» балалар бакчасында да «Карга боткасы» бәйрәме көне уңаеннан уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары катнашында бәйрәм чарасы узды. Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла, бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.
Балалар...

Балалар бу көнне бәйрәмчә киенеп килгән иде. Ботка пешкәнче уеннар уйнадылар, җырладылар, такмаклар әйтештеләр.
Балаларга күрсәтелгән презентация дә кошлар турында белемнәрен арттырырга, тышкы билгеләренә карап танырга, кошларның исемнәрен әйтергә, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итте.
Балалар кошлар турындагы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, "Җимлеккә нинди кош килер?", "Очты, очты" кебек уеннарда үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, яз һәм кошлар турында җырлар җырладылар. Чараны караган кечкенәләр төркеме балалары да, яз, кошлар турындагы өйрәнгән җырларын башкардылар.
Уеннардан соң әби ботка алып керде һәм балаларны сыйлады. Кунакка килгән карга белән әби бергәләп язларның уңышлы булуын, иген ашлыгының күп килүен, дөньялар тыныч булуын теләде.
«Карга боткасы» бәйрәменнән һәркем канәгать калды.
Нурзидә Сәлимова, мәктәпкә әзерлек төркемнең өлкән тәрбиячесе.
Гөлия Мөхәрләмова, музыка җитәкчесе.
Нет комментариев