Балык Бистәсе районы Корноухово авылында Кыш бабай белән Кар кызы нәрсә эшләгән?
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында Кыш бабай белән Кар кызы нәрсә эшләгән?

Сезнең авыл урамнары буйлап Кар Кызы белән Кыш бабайның сәяхәт иткәнен күргәнегез бар идеме? Минем дә юк иде шул. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә чыршы тирәли җырлап - биеп йөргән Кар Кызы белән Кыш бабайны күпләрнең моңа кадәр урамда очратканы булмагандыр әлегә. Алай дисәң.... Узган ялларда Корноухово урамнарында йөргән һәркем Кыш...

Бу көнне алар урам буйлап йөреп, юлда очраган һәркемгә матур теләкләр генә теләп калмадылар, ә нәни балалары булган йортларга кереп, сабыйларга чын әкият бүләк итеп, тәмле күчтәнәчләр өләшеп йөрделәр. Кыш бабайның баллы күчтәнәченә ия булыр өчен балаларга тырышырга туры килде. Матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, хәтта Кыш бабай белән Кар кызын йорт хәйваннары белән дә таныштырдылар балалар.

Балаларның осталыкларына таң калган Кар кызы белән Кыш бабай матур теләкләрен теләп, киләсе елга кадәр саубуллаштылар.

Автор:Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.


Нет комментариев