Районыбыз мәдәният йортларыннан һәм китапханәләрдән әледән -әле төрле чаралар үтү турында хәбәрләр еш килеп тора. Менә шундый тамашаның берсе шушы көннәрдә көнне Юлсубино авылы мәдәният йортында узды.
Биредә Г. Гыйлемановның «Терелтәм, мин сине, әнкәем!» пьесасы буенча эшләнгән спектакль куелды.Әлеге спектакльдә рольләрне мәктәп укучылары башкарды. Режиссеры - Балтач авылы клуб мөдире Әминә Гатиятова. Балалар рольләрне бик оста,чын артистлар кебек башкардылар.Спектакль тамашачының йөрәгенә үтеп керде. Өлкән тамашачының күзләренә яшь килергә дә мәҗбүр итте хаттә. Аның эчтәлеге, тәрбияви, баланың үз әнисенә карата ихтирамы, мәхәббәтенең чиксез булуы турында иде. Килгән тамашачы спектакльне бик яратып карады. Балаларның да күңелләре бик күтәренке иде. Яшь артистларыбызга, алга таба да зур уңышлар телибез сезгә. Афәрин!!!
Нурисә Гарипова.
Юлсубино авылы.
Әле шунысы да игътибарга лаек. Спектакль режиссеры Әминә Гатиятова әйтүенчә чираттагы репетицияләрнең берсе барган вакытта залга муниципаль район башлыгы Илһам Валеев килеп кергән һәм яшь артистларның уйнауларына уңай бәя биреп рәхмәт сүзләре җиткергән.




.jpg)
Нет комментариев