Балалар иҗат үзәгендә “Бик яхшы вожатый–2016” исемле конкурс үткәрелде
Мәдәният

Балалар иҗат үзәгендә “Бик яхшы вожатый–2016” исемле конкурс үткәрелде

Узган атнада Балалар иҗат үзәгендә "Бик яхшы вожатый-2016" исемле конкурс үткәрделәр. Узган елларны район активисты буларак жюрида утырган идем. Быел мин дә катнашырга булдым.

Ярты ел дәвамында өченче сыйныфлар белән эшләдем. Мин алар белән алдан таныш түгел идем. Танышуыбызның беренче көнендә күңелле уеннар, математика буенча тренинглар оештырдым. Тора-бара дуслаштык, миңа алар белән эшләве бик рәхәт булды.

Бәйге башланганчы әзрәк дулкынлану кичердем. Беренче бирем үзең һәм ел дәвамында эшләгән эшләрең белән таныштыру иде. Балалар җәмагатьчелеге хәрәкәте буенча сорауларга да җавап бирергә туры килде. Шулай ук балалар белән үткәрелгән тренинглар, уеннарны да сөйләп үттек. Бәйгедә мин икенче урынга лаек булдым.

Әлеге конкурс безгә алга таба да нәтиҗәле эшләргә омтылыш бирде. Киләчәгебез кулыбызда, бары тырышырга гына кирәк.

Алия Хәбибуллина.


конкурс Балалар иҗат үзәге

Нет комментариев