Александра Кузнецова - "Калинушка" хорында җырлаучы йолдыз (фотолар)
Мәдәният

Александра Кузнецова - "Калинушка" хорында җырлаучы йолдыз (фотолар)

Александра Кузнецова 15 елга якын Балык Бистәсе "Калинушка" хорында җырлый. Бу араларда сәламәтлеге какшап тору сәбәпле коллектив тормышында катнаша алмый әле. Ләкин аның турында онытмыйлар. Әнә туган көнендә барысы да җыелып чәчәк бәйләмнәре белән аны котларга килгәннәр. Аның турында газетага язуларын үтенделәр алар.

Язма героем Пермь өлкәсе Краснокаменск шәһәрендә дөньяга килгән. Ә нәсел тамырлары Трой-Урай авылына барып тоташа. Әтисе белән бабасы агач эшенә оста булганнар: йортлар төзегәннәр, бизәгәннәр. Әтисен яшьтән Краснокаменскка эшкә җибәргәннәр. Ике елдан соң сугыш башлана. Әтисе сугышка киткәннән соң гаиләдә өченче бала булып Александра дөньяга килә. Әнисе Екатерина Федоровна фронттан бер генә хат ала. Аннан иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Сабыйны тәрбиягә алырга теләүчеләр дә булган. "Икмәк кечкенә кисәк булса да, мин аны барыбызга да бүләм",-дигән ул вакытта әнисе. Озакламый Екатерина балалары белән Трой-Урай авылына кайнатасы белән кайнанасы янына күченеп кайта. Авыл кибетенә эшкә урнаша.

-Без балалар кырда эшләдек, башак җыя торган идек. Үзебез белән кашык һәм чокыр йөрттек. Безне ашатыр өчен түгәрәккә җыеп утырталар иде. Сөт, ипи яңа гына аертылган бал бирәләр. Печән чабуда эшләдек. Ул вакытта Кама елгасы 500 метр киңлектә ага. Печән кырлары Кама аръягында. Сугыштан соң алабута орлыкларын җыеп ипи пешереп ашадык. Авыр заман иде шул. Гөлҗимеш, Кама буенда бут ташы җыеп, кубометрлап өеп саттык, шулай акча эшләдек,-дип искә ала үзенең балачагын Александра Михайловна. Ун классны тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәни агарту училищесына укырга керә ул. Шунда ук башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүче беръеллык курслар була. Александра икесендә дә белем ала. Тормышта ул укытучы һөнәрен сайлый. Масловка, Байтирәк, Осиновка азкомплектлы мәктәпләрендә эшли. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, концертлар, спектакльләр куялар. Шул еллардан бирле аның тормышы сәнгать белән бәйләнә. Балык Бистәсендә йөз кешедән торган хор эшли. "Тормыш авыр булса да күңелле иде ул чакта",-ди Александра Михайловна. Бервакыт целинага эшкә китәсем килде. Язылдым да миңа таныклык бирделәр. Әнигә кайтып әйткәч, минем тормышым өчен куркып, таныклыгымны алды да ертып ташлады. Ул вакытта ике бертуган ир-егет трактор белән сазлыкта батып үлгәннәр иде.

Александра Михайловна моңаеп утырырга яратмый. Хорда бергә җырлаучы кызлар аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Яр буенда бәйрәм вакытында алар Александра янына кереп хәлен белеп чыгалар. Яшьлек еллары күптән артта калды. Алар истәлекләрдә генә саклана. Александра Михайловна хөрмәт һәм мәхәббәт белән тормыш иптәше Николай турында сөйли.

-Без бер-беребезне җиденче сыйныфта укыганнан бирле белә идек. Әниләребез бергә эшләделәр. Ул вакытта товарны атлар белән Чистайдан Трой-Урай аша ташыйлар. Булачак кайнатам Ат җигеп йөри. Еш кына бездә кунып калган чаклары булды. Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Миңа карап ул әниемә: "Анастасия Федоровна, бу кызың минем киленем булачак",-дия торган иде. Нәкъ шулай булып чыкты да. Вакытлар үтү белән безнең дуслык мәхәббәткә әйләнде. Николайга армиягә чакыру кәгазе килде. Ул вакытта мин Осиновкада эшлим. Аның туганнары "Николай китсә, бер-берегезне югалтасыз",-дип әйттеләр. Шуннан соң ике тәүлек эчендә без туй үткәрдек.

Алар Любовь исемле кыз үстерәләр. Ул гаиләсе белән Свердловский өлкәсендә яши. Николай Кама елгасына карап торучы йорт салырга хыялланган. Шулай итеп йорт төзи башлыйлар. Эшне бетерәм дигәндә генә Николай инсульт кичерә. Йортны төзеп бетерү Александра җилкәсенә төшә.

-Андый очракларда тормыш үзе җаен да таба, Ходай кеше үзе күтәрә алган кадәр генә авырлык бирә. Николай авырта башлагач та мине үз яныннан җибәрмәде. Җиде ел аны тәрбияләдем. Без Николай белән хөрмәт һәм мәхәббәттә кырык ел яшәдек. Мин аны яраттым, хәзер дә яратам, - дип сөйли Александра Михайловна.

Без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык, гаилә альбомындагы фотографияләрне карап чыктык. Ул үзенең район оешмаларында бухгалтер булып эшләгәнен, кызының мәктәптә укыганын, әбисенең бәйләргә, әнисенең шакмаклап чигәргә өйрәткәннәрен искә төшерде. Александра Михайловна җырлап башмак, диван, кресло япмалары, мендәр тышлыклары бәйләргә ярата. Бәйләгән әйберләрен ул туганнарына, дусларына бүләк итә. Башкаларга бүләк биргәндә шатлык хисләре кичерәсең. Александра Михайловнага тормыш яратучан, шат күңелле булып калуын телибез.

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев