1-3 ноябрьдә Казанда Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивале узачак
Мәдәният

1-3 ноябрьдә Казанда Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивале узачак

Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале үтәчәк. 1 ноябрьдән алып 3 ноябрьгә кадәр казанлылар өчен классик музыка йолдызлары, халыкара бәйгеләр лауреатлары һәм Татарстан, Башкортстанның сәнгать осталары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә казан шәһәре порталы. Фестивальнең беренче концерты 1 ноябрь көнне сәгать 17.00 башлана.

Рөстәм Яхин - совет татар композиторы, пианинода уйнаучы, педагог, СССРның халык артисты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы. Фестиваль совет һәм грузин җырчысы, СССРның халык артисткасы Нани Брегвадзе чыгышы белән башланып китә. Ул берничә ел Мәскәү Мәдәният һәм сәнгать университетының Музыка институтында эстрада-джаз җырларын башкару кафедрасын җитәкли. Татар филармониясе сәхнәсендә ул рус һәм грузин романсларын, җырларын башкарачак.

Фестивальнең икенче көнендә пианинода уйнаучы, Россиянең атказанган артисты, Королева Елизавета исемендәге Халыкара бәйге лауреаты Александр Гиндин чыгыш ясаячак. 3 ноябрь көнне тамашачылар Татарстан, Башкортстанның сәнгать осталары чыгыш белән хозурланачаклар. Сәнгать әһелләре залда утыручыларга бөек композиторның җырларын һәм романсларын ишеттерәчәк.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50423

Фото: https://farm9.static.flickr.com/8117/9015122860_2e801aa8c8_b.jpg


фестиваль

Нет комментариев