Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Үзгәрешләрне үзебездән башлыйк

2007-2008 елларда безнең йорт каршында канализация казыганда, юл салганда 89 каенны кистеләр.

2010 елда бик күбесе корыды, 2014 елда аларын да кистеләр. Хәзер байтак мәйдан бушап калды. Әгәр көз көне җирле үзидарә ярдәме белән агач үсентеләре кайтарылса, үзебез утыртып карап үстерер идек. Йорт каршыларын тәртипкә китерүдә идарәче компания дә үз көчен җәлләмәс, активлык күрсәтер дип өметләнәбез. Урамдагы һәр йорт каршындагы чүп-чарны җыештырып чәчәкләр утырту кулдан килмәслек эш түгел бит.
Билгеле булганча, 2015 ел-Парк, скверларны тәртипкә китерү елы дип игълан ителде. Бу безнең җавабыбыз булыр иде.
Раилә Дудко.
Фотосы: 24speshki.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзгәреш 2015 елПарк, скверларны тәртипкә китерү елы