Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Тормышымның яме идең, әни...

Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.

Тормышымның мәгънәсе, йөрәгемә җылылык бирүче, киләчәгемә кояш нурын сибеп торучы син булгансың икән бит, әнием! Көтмәгәндә бакыйлыкка күчүең боларның барысыннан да мине мәхрүм итте сыман. Һәр иртәдә синең белән чәйләр эчү, кичләрен рәхәтләнеп сөйләшеп утыруларыбыз да күңел юанычы булып калды...  
Җанымны кая куярга белмәгән авыр көннәрне кичерәм хәзер. Ярый әле янәшәмдә туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем, классташларым булды. Нишләр идем икән ул кайгылы сәгатьләрдә?.. Әнине соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә, машина белән ярдәм иткән район хастаханәсенең баш табибы Динар Гаязовка рәхмәтем чиксез.  Барыгызга да саулык, бәхетле озын гомер телим.
Гөлчәчәк Газизова.
Балык Бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса