Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Әти, без сине бик яратабыз!

Әти һәм әни! Ике иң якын һәм иң кадерле кешеләребез. Һәр гаиләдә бала я әтинеке, я әнинеке була диләр. Шәхсән үзем әткәй кызы инде. Шуңа да балачак хәтирәләремнең күпчелеге әтием белән бәйле. Минем әтием Заһир Рәхимов озак еллар көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында (КБО) эшләде. Котельныйда якты, йон тетте. Мин еш...

Әти һәм әни! Ике иң якын һәм иң кадерле кешеләребез. Һәр гаиләдә бала я әтинеке, я әнинеке була диләр. Шәхсән үзем әткәй кызы инде. Шуңа да балачак хәтирәләремнең күпчелеге әтием белән бәйле.
Минем әтием Заһир Рәхимов озак еллар көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында (КБО) эшләде. Котельныйда якты, йон тетте. Мин еш кына аның эш урынына "кунакка" килә идем. Биек агач эскәмиягә утырып, зур мичтә янган утны күзәтүнең рәхәтлеген сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Сикерешкән ялкын телләре тәмам сихерлиләр иде мине. Һәр көнне мәктәптән соң әти янына йон тетү цехына керә идем. Тавыш, тузан, йон исенә карамастан, анда бик ошый иде миңа. Әти төшке ашка тушенкадан бик тәмле аш пешерә иде. Минем хәзергә кадәр андый тәмле аш ашаганым юк. Үсә төшкәч әти кебек мондый аш пешерергә дә тырышып карадым. Әмма тәме башка була шул. Әллә шул бәхетле балачак халәте җитешми инде...
Беренче май балачактан минем иң яраткан бәйрәмем иде. Ә бер елны ниндидер сәбәп аркасында әни мине үзе белән алып бара алмады. Ул вакытта миңа дүрт яшьләр чамасы булгандыр. Бик үпкәләп елаганымны хәтерлим. Шул вакыт әти мине җәлләп демонстрациягә алып чыкты. Каяндыр алып бизәлгән каен ботагына бәйләнгән шар бүләк итте. Ул көнне миннән дә бәхетлерәк бала булмагандыр, мөгаен.
Минем әти тырыш, хезмәт сөючән. Ул бер генә минут та эшсез утырмый. Табигатьне ярата, җиләк, гөмбә җыярга хирыс. Җиләккә баргач, аның чиләге беренче булып тула да куя.
Әниебезгә дә һәрвакыт булыша. Өй җыештыру, савыт-саба юуу кебек эшләрдән дә тартынмый. Бик тәмле итеп ашарга да пешереп куя.
Ул бакчада эшләргә ярата. Помидорны, мәсәлән, үзе утырта, тәрбияләп үстерә.
Әтием әле дә булса балалар сыман шатлана белә. Ихластан, чын күңеленнән. Күңеле белән бик яшь әле ул. Тормышка яратып, оптимизм белән карый.
Шушы көннәрдә әтиебезгә 65 яшь тулды. Әткәй! Син минем өчен иң кадерле кеше. Миңа тормыш бүләк иткән, яшәргә өйрәткән кеше. Син миңа күп нәрсә бирдең, бервакытта да шелтәләмәден, әрләмәдең. Синең кебек әтием булу белән бик бәхетле мин. Син мине авыр чакта юата белдең, бервакытта да рәнҗетмәдең, гел янәшәмдә булып берәүдән дә кыерсыттырмадың. Фәрештә кебек начарлыклардан саклап тордың. Туган көнең белән сине! Тормышта гел шатлыклар гына телим. Син иң яхшы әти. Без барыбыз да - әни, мин, сеңлем, кияүләрең, оныкларың сине бик яратабыз!
Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев