Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Табигатебезне сакларага иде, балыкбистәслеләр!

Татарстан - туган илебезнең урман-кырларга, суларга бай булган иң гүзәл төбәкләреннән берсе. Ләкин гүзәллекне саклый да белергә кирәк. Табигатькә зыян китерүчеләр-урманда чүп-чар калдыручылар, хәтта янгын чыгуга сәбәп булучылар бар. Ә урманда янгын чыгудан килгән зыян бары тик 50 елдан соң гына бетергә мөмкин.

Җир өстендә калган кәгазь 2 елдан соң чересә, пыяла 30 ел буена чыдый. Полиэтилен исә бөтенләй череми, аның астында калган тереклек һәлак була.

Дару үләннәрен, чәчәкләрне саклагыз. Хәзер алар елдан-ел кими бара. Бездәге 40 лап төр үлән бөтенләй өзәргә ярамый дигән исемлеккә кертелгән. Шулар арасында умырзая, ут-чәчәк, башмак чәчәкнең һәр төре, ак -төнбоек, төнге миләүшә әм башкалар бар.

Кәлтә еланнарны, тузбашларны, бакаларны, ташбакаларны, керпеләрне, ярканатларны, гөберле бакаларны саклагыз. Алар, зарарлы бөҗәкләрне ашап, табигатькә һәм кешегә бик зур файда китерәләр.

Урманда бигрәк тә сары кырмыскаларга карата сак булыгыз. Аларның 3-4 оясы 1 гектар урманны зарарлы бөҗәкләрдән саклап тора.

Кошларны куркытмагыз, кош ояларына тимәгез. Мәче башлы ябалак, мәсәлән, җәй буена меңләгән кыр тычканын тота һәм шулай итеп бер тоннага якын икмәкне саклап кала.

Рамазан Кәбиров.

Югары Тегермәнлек авылы.

Фото shopingbasket.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев