Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Шәфкатьлелек аның юлдашы

Картлар интернаты, балалар йорты диюгә җаннар өзгәләнә. Бәхетле булыр өчен туган, матур яшәргә омтылган адәм баласының әнә шул йортларда яшәргә мәҗбүркызгану хисе дә уята. Әмма бу язмыш, тормышта исә берәү дә хатадан хали түгел.

Корноухово картлар интернет-йортына барган саен күңелдән әнә шундый уйлар йөгерә. Чарасыздан, ярый әле ярдәмгә мохтаҗларны сыендырыр өчен хөкүмәт шушы йортларны төзегән дисең. Биредә эшләүчеләрнең мәрхәмәтле булулары исә якты карашларыннан ук сизелеп тора. Капкадан керә-керешкә андагы тәртипне, матурлыкны күреп исең китәрлек. Төрледән-төрле чәчәкләр үсә, яшелчәләр өлгергән. Без килгәндә чиләк-чиләк тутырып кыяр җыялар иде.
Килүче кунакларны интернет-йорт җитәкчесе Рәмзия Сатдинова каршы ала. Никадәр генә вакыты тыгыз булса да, аралашыр өчен сәгать-минутларын таба ул. Алып килгән күчтәнәчләрне һәрберсенә тигез итеп бүлә. Шул арада аларны тыңларга, киңәшләрен бирергә дә өлгерә. Өлкәннәр белән җитәкче арасындагы мөгамәлә гади дә, дустанә дә.
-Биредә тыныч кына яшәр өчен бар уңайлыклар да бар. Аларга ярдәмнән бигрәк, җылы сүзгә кирәк. Бер-беребезне аңлап яшәргә, эшләргә күнеккән инде без,-ди ул.
Әйе, җылы сүз-җан азыгы. Мөмкинлекләр зур, берәү дә зарын түкми, җитәкчегә, үзләрен тәрбия кылучыларга да рәхмәтлеләр. Тик якты бүлмәләрдә гомер көзләрен көткән карт-карчыкларның шушы ачы язмышка дучар булуы гына аяныч. Беркемдә дә шәфкать-миһербанлык сыйфатлары югалмасын иде.
Гөлнур Яруллина.
Балык Бистәсе.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәфкатьмиһербанлык сыйфатлары югалмасын ид