Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повестеннан өзек

"Ипи салганда, өй җылынсын өчен каен, имән шәп. Ну аларны мунчага ягарга ярамый, исе чыгуы бар. Мунчада ис тисә - беттем диген. Аңа дару бер генә - бозлы миләш. Ә миләшнең бозлысын каян аласың ел тәүлегендә? Мунча өчен иң әйбәте - кара чыршы. Шартлый-шартлый яна, күмере куәтле була. Мунчаны бит...

"Ипи салганда, өй җылынсын өчен каен, имән шәп. Ну аларны мунчага ягарга ярамый, исе чыгуы бар. Мунчада ис тисә - беттем диген. Аңа дару бер генә - бозлы миләш. Ә миләшнең бозлысын каян аласың ел тәүлегендә? Мунча өчен иң әйбәте - кара чыршы. Шартлый-шартлый яна, күмере куәтле була. Мунчаны бит ялкын җылытмый, ә күмер. Бөтен куәт шунда. Ә өрәңгедән балта сабы гына ясыйсы. Иң чыдам агач балта сабына - өрәңге генә. Кайбер авылларда балта сабын имәннән дә ясыйлар. Наданнар. Имән сап кулны яңгырата бит ул. Ә менә инде хатын-кыз мичкә ягып тегенди-мондый таба ризыгы пешерә икән - бир син аңа кертеп ак чыршы, сөян, тал, зирек. Ак чыршы кабартма пешерергә әйбәт, ялкынга шәп, күмере дә ярыйсы. Ну да инде хатын-кыз коймак-фәлән пешерә икән, бир син аңа зирек, тал. Ялкынга шәп. Мич казнасын ялап-ялап, әйләнмә-түгәрәк ясап йөри андый утынның ялкыны. Күмере юк. Коймак пешергәндә, күмернең кирәге дә юк, коймак матур булып күпереп пешсен өчен, өстән ялкын гына кирәк. Менә син кышын мичеңә утын ягып кара, салам ягып кара. Йорт өчен кайсысы файдалы? Кайсысының җылысы мамыклырак? Утынныкы диярсең инде син. Юк шул. Йорт өчен иң мамыклы жылы - салам яккан мичтән. Аның жылысы биткә үк бәрелеп тора. һәм ул сәламәтлек өчен дә файдалы. Авыл миче больница белән бер бит ул. Аптека. Шәһәрдә бик күп кеше бил авыртуы белән җәфалана бит. Бигрәк тә олылар. Ни өчен? Бездәге шикелле билен терәп торырга миче юк аның. Аларда бит йә тимер, йә калай. Авыл миченең җылы кирпеченә терәлеп торган кешегә бернинди дару, уу, майлау кирәк түгел билне. Мич - дәва инде ул."

Чыганак: shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев