Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Үлгәннәрнең җанын рәнҗетмик

Без бу дөньяда кунак кына. Иртәме-соңмы һәркем мәңгелек йортка китәчәк. Кылган изгелекләребез, эш-гамәлләребез дә үзебез белән Аллах хозурына күчә.

Болай дип сүз башлавым юкка түгел. Газетага бу язмамны әзерләгәнче дә күп уйландым. Никадәр генә замананы кырыс дисәк тә, яшәгән дәвердә бер-беребезгә мәрхәмәтле, игътибарлы булсак иде. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән әйтем дә яши халык телендә.

Тумышым белән Күгәрчен авылыннан булганлыктан, әти-әнием, улым, туганнарым җирләнгән зиратка еш кайтырга, алар рухына дога кылырга туры килә. Гает көннәре алдыннан да кайттым мин анда. Әйткәнемчә, ул безнең мәңгелек йортыбыз. Анда чисталык, пөхтәлек булырга тиеш. Ә мин исә моның киресенә юлыктым. Зиратның тышкы ягында чүп ташлар өчен махсус контейнер куйганнар. Инде югыйсә зур эш башкарылган. Тик, ни кызганыч, күпләр каберлек тирәлекләреннән алынган чүп үләннәрен, чардуганнарны буяганнан калган савытларны, пумалаларны зират эчендәге сыгынты урынга гына өеп ташлап калдырган. Мин үзем генә җыештырып өлгерә алмагач, янәшәдән узучы ике үсмергә акча биреп ярдәм итүләрен сорадым. Аллаһының мең рәхмәте яусын аларга, без бергәләп чүпләрне зираттан читкә чыгардык. Әмма төерле рәнҗү калды. Шул чагында яулыклы, озын күлмәк кигән бер хатын-кыз янәдән шул сыгынты җиргә чүп ташлап китте. Югыйсә, аның бер ягында минем әти-әниемнең кабере, ә икенче ягында улымныкы. Бу язмага берәү дә битараф калмас дип ышанам. Каберлекләрне барлап, тәртиптә тоту һәркемгә тиеш гамәл ул. Инде минем язганнарга ышанмаучылар табыла икән, килсеннәр, күрсеннәр. Караучысыз каберлекләр, алар өстенә ауган агач ботаклары әле һаман да кемнедер көтәләр.

Мәрьямбикә Фәесханова,

Балык Бистәсе.

Фото: islamrf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без бу дөньяда кунак кына