Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Балтач мәктәбе укучысы Нәзирә Мостафина кыңгыраулы мәктәп елларына кайткан

Мәктәп еллары һәр кеше өчен кадерле вакытлар... Кем генә шул елларны, укытучыларын, сыйныфташларын сагынып искә алмый икән! Юлсубино (Балтач) мәктәбендә укыганда безгә дә төрле биналарда, төрле шартларда белем алырга туры килде. Һәр уку бинасы, укытучылар белән бәйле матур истәлекләр хәтеремдә хәзер дә сакланалар.. Бу язманы укыганда барыбыз бергә элеккеге Балтач...

Галимҗанов Сабирҗан абый йорты каршындагы бина (ул бина хәзер тулысынча сүтелгән).

Монда сыйныфлар белән беррәттән ашханә, буфет урнашкан. Ашханәдә Мәрьям апа (ул инде мәрхүмә, Хөсәен абыйның әнисе) ашарга пешерә. Башка авыл хатыннарыннан аермалы буларак, ул үзе белән гел кечкенә этен ияртеп йөри. Буфетта Мәрьямбикә апа сата, әгәр кесәңдә унбиш тиен акчаң булса, ул сиңа бер уч тутырып "күпчек" конфетлар да биреп чыгарачак...

Ашарга вакыт җитүгә, кемдер зур резин итеген «бутыйларын» киеп чаба, кемдер стенага тотынып агач такта белән тышланган нигез аша гына жилдерә. Яңгыр яуган көннәрдә ашханәдән чыкканда синең матур галошыңны яки шәп «бутыеңны» кемдер алыштырып киеп киткән булырга да мөмкин. Аны тиз арада эзләп табарга кирәк! Чөнки өйгә кайтканда я урам буенча саз ерып, я Шарлы елгасы буенча су ерып кайтасы бар!

Ә дәресләр.. .Кызык... Бер бүлмәдә ике сыйныф укучылары бергә укый! Мәсәлән, ......

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Редакциядән: Язма үтә дә кызыклы, мәктәп елларына алып кайта, телисеңме- теләмисеңме хатирәләрне яңарта. Язманың тулы вариантын газетабызның киләсе санында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев