Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Көтәдер күк…

Ничә еллар тәрәзәдән, әни, Мин килер дип сагынып көттеңме? Ул бит хәзер кеше кешесе дип, Мин килмәгәч, сабыр иттеңме? Вакыты тар тормыш иткәндә, Бала үстереп, дөнья көткәндә. Әйтә идең: «Калсаң килмичә, Мин үләрмен, сине күрмичә!» Кичә килсәм, бүген көтә идең, Бүген барсам, көтеп иртәсен Озатканда, кабат сорый идең: «Инде кызым,...

Ничә еллар тәрәзәдән, әни,
Мин килер дип сагынып көттеңме?
Ул бит хәзер кеше кешесе дип,
Мин килмәгәч, сабыр иттеңме?

Вакыты тар тормыш иткәндә,
Бала үстереп, дөнья көткәндә.
Әйтә идең: «Калсаң килмичә,
Мин үләрмен, сине күрмичә!»

Кичә килсәм, бүген көтә идең,
Бүген барсам, көтеп иртәсен
Озатканда, кабат сорый идең:
«Инде кызым, кайчан киләсең?»

Һәр көнне дә барыр идем хәзер,
Балалар да төште итәктән.
Эш дигәне бетми икән лә ул,
Коела тора һаман иләктән.

Туган йортның тәрәзләре көтә
Килер диеп мине, зарыгып.
Көтәдер күк пәрдә читен ачып,
Көтәдер күк, әни сагынып!

http://kazanutlary.ru/?p=31649

фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев