Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Кичер мине......

Кичер мине,әгәр кичерә алсаң, Таш булмасам күңел түрендә. Кичер мине,әгәр яналмасам, Йолдыз булып тормыш күгеңдә. Кичер мине,әгәр кичерә алсаң, Ят булмасам әле үзеңә. Кичер мине,сине ялгыз гына, Керткән өчен язмыш көзенә. Кичер мине,әгәр кичерә алсаң, Йөрәгеңдә әле сакласаң. Кичер мине,олы сөюеңне , Санламыйча ,әгәр тапласам. Кичер мине,әгәр кичерә алсаң, Күңел...

Кичер мине,әгәр кичерә алсаң,

Таш булмасам күңел түрендә.

Кичер мине,әгәр яналмасам,

Йолдыз булып тормыш күгеңдә.

Кичер мине,әгәр кичерә алсаң,

Ят булмасам әле үзеңә.

Кичер мине,сине ялгыз гына,

Керткән өчен язмыш көзенә.

Кичер мине,әгәр кичерә алсаң,

Йөрәгеңдә әле сакласаң.

Кичер мине,олы сөюеңне ,

Санламыйча ,әгәр тапласам.

Кичер мине,әгәр кичерә алсаң,

Күңел кылларында әле чыңласам.

Кичер мине,көткән чакларыңда,

Килми калсам,әгәр соңласам.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

фотоbayan.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев