Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Күңел бушануы

Җир йөзендә нигә ялгызлар күп?

Шигъри юллар...

Җир йөзендә нигә ялгызлар күп? -
Дөнья шундый матур чагында.
Күңелләрне нигә төшерәбез,
Бу тормышта бар да барында.

Бер-беребезгә үпкә - ачу саклап,
Дәшми генә көннәр үтәбез.
Килер бер көн, бар да үзгәрер дип,
Күктән яуган бәхет көтәбез.

Эчтән елап, тыштан елмаябыз,
Әйтерсең лә берни булмаган.
Әйтерсең лә өмет өзелмәгән,
Хыял канатлары һич тә сынмаган.

Гөлчәчәк Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса