Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Җиңү көне (Шигырь)

Җиңү көне,

Җиңү көне бүген

Бөек Җиңү көне Ватанда,

Барлап карыйм тарих төпкелен

Үткәннәргә кабат кайтам да.

 

Мәскәү асты, Курск боҗрасы,

Ленинградның камаулы көннәре.  

Җиңү көнен якынайту өчен,

Югалтмадык анда кемнәрне?!

 

Тол хатыннар үгез җигеп,

Басуда җир сөргән малайлар,

Туган илгә кайта алмыйлар

Сугыш кырларында калганнар,

Сезгә атап бүген мәчетләрдә

Ватандашлар дога кылалар.

 

Җиңү көне,

Җиңү көне бүген

Искә алабыз баштан узганны,

Соңгы солдат  кайда күмелде икән

Барлап карыйк әле без аны.

 

Мамай курганының түбәсендә

Басып тора Ана һәйкәле,

Ул кисәтә “сак булыгыз!”-диеп,

Сугыш чукмарлары бар әле.

 

Алмашчылар килә  изге Ватанны

Күз алмасы кебек сакларга,

Бердәм булсак сугыш чукмарлары

Керә алмас безнең сафларга.

 

Җиңү көне,

 Җиңү көне бүген,

Ракеталар күккә очалар,

 Ватандашлар Җиңү көне белән

Берсен-берсе котлап кочалар.

Җиңү яулап бирде ветераннар,

Кардәше һәм газиз улына,

Алмашчылар булып килгәннәрнең

Кылычлары һәрчак куенында.

Миннур Сафиуллин,

 отставкадагы офицер.

Балыклы Чүкәй авылы.

 

фотоok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса