Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Күңел бушануы

Фәйзерахман абый балалары

Мәрхүм Фәйзерахман абзыйның асыл бер гадәте бар иде. Елның елында ул беренче сентябрь көнне, чакыру-нине көтеп тормыйча, иртүк мәктәпкә килер иде. Култык астындагы тартма ручка, каләм, карандаш, дәфтәр белән тулган булыр иде. Гомумән, һәр балага нәрсәдә булса эләкми калмый инде.

-Менә шулай, агай-энеләр, - дип башлар иде ул үзенең сүзен, балаларны үз тиңнәре итеп сөйләшкәндәй, - безгә бу колхозның нигез ташларын салырга туры килде, ул ныгысын һәм төзек булсын өчен кулыбыздан килгәннең берсен дә кызганмадык. Аның матур киләчәге сезгә бәйләнгән инде. Тик моның өчен акыллы башлар, уңган куллар кирәк. Туган авылыгызның туган мәктәбе сезне әнә шундый кешеләр итеп үстерер. Сынатмагыз, тырышыгыз!

Әнә шундый балалар җанлы, мәктәп дусы иде ул Фәйзерахман абзый. Тик илленче елларның башында ук гомер иткән карчыгы Мәхүпҗамал апа белән икесе дә ел дигәндә дүрт балаларын яшьли калдырып дөнья куйдылар.

Тормышта аларның дәвамы булып зирәклек һәм тырышлык, туган туфракны ярату һәм намус калды.

Еллар үтте. Балалар укыдылар, бер-берсенә аякка басарга булыштылар, кая гына мөрәҗәгать итсәләр дә, үзләренә карата җылы караш тоеп үстеләр. Малайларга бер-бер артлы яшьлирәк өйләнергә туры килде. Баштарак өч килен бер йортта яшәде, ләкин табак-савыт шалтырау ишетелмәде. Соңыннан өч малай өчесе дә янәшә йорт торгызып, мул тормыш белән заманча яши башладылар. Хәзер инде Фәйзерахман абзыйның 16 оныгы үсеп килә.

Гайниҗамалга бердәнбер олы апалары буларак кечкенә яшьтәге энеләре турында аерата кайгыртырга туры килде. Үзе колхозның тимерче егете Рәкыйпка тормышка чыгып куйды. Тату яшәделәр. Авыл советы секретаре булып эшләгәндә дә исеме мактап телдән төшмәде, хәзер дә бригада да яшьләрдән калышмый эшли. Бу семьяда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнә. Олы кызлары Өммегөлсем авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Ничәмә ничә еллар Гайниҗамал ата-аналар комитетында актив эш алып барды. Энекәшләре дә аны әниләре урынына хөрмәт иттеләр.

Газиз колхозның өлкән механизаторларыннан санала. Кызы Әлфинур авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Улы Гәбделбәр киң профильле механизаторлык профессиясен үзләштерде, берүк вакытта кичке мәктәптә урта белем алды. Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә. Икенче улы Гәбдерәшит унынчы класста укый. Менә өченче ел инде әтисе белән бергә комбайнда эшли. Быел да аталы-уллы Мостафиннар агрегаты алдынгылар рәтендә барды.

Озак елларда бирле инде Газиз мәктәп ата-аналар комитетына җитәкчелек итә. Быел "Мәктәп, семья, җәмәгатьчелек" темасына үткәрелгән район конференциясендә Грамота белән бүләкләнде.

Әхәт Кызыл Йолдыз лесхозының иң яхшы урманчысы. Рәсеме һәрчак Мактау тактасында. Өч баласы да уку отличниклары. Гадел, кешеләргә карата игътибарлы булуы аңа булган ихтирамны тагын да ныгыта.

Әхәтнең дә семьяда бала тәрбияләү тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык.

Иң кечкенә энеләре Габдрахман озак вакытлар колхозда өлкән бухгалтер булып эшләде. Хөкүмәтебез аның хезмәтен зурлап "Почет билгесе" ордены белән бүләкләде. Соңгы елларда Габдрахманга тагын да җаваплырак эш тапшырылды. Ул райондагы зур "Масловский" совхозының баш бухгалтеры итеп билгеләнде. Хатыны Флера белән балаларына дөрес семья тәрбиясе бирәләр. Габдрахман кайда гына яшәсә дә мәктәпнең якын дусы булып кала.

Менә алар яшьтән ятим калган Фәйзерахман абый балалары. Совет чынбарлыгының җимешләре алар. Советча яшәү үрнәгенең ачык мисаллары.

Быел безнең мәктәп, урта мәктәп буларак, беренче чыгарыш ясады. Чыгарыш кичәсендә мәктәпне тәмамлаучыларны тәбрикләп, ата-аналар исеменнән Газиз болай диде:

- Быел менә сез 92 егет һәм кыз кулыгызга өлгергәнлек аттестаты алдыгыз. Сезнең зирәк акылларыгызны һәм уңган кулларыгызны һәркайда мичтән икмәк чыкканны көткән шикелле көтеп торалар. Күренеп үк тора күбегез авылны ярата, җиргә береккән. Сезнең белән без аны бергәләп тагын да чибәррәк итәрбез. Сынатмагыз, туганнар!

Буыннарның бер беренә аваз салуы иде бу.

Гариф Шәйдуллин. 21.10.1976 ел. Балык Бистәсе районы, Юлсубино авылы.

P.S. 2015 елның 19 декабрендә Юлсубино авылы мәдәният йортында авторның 90 еллык кичәсендә Нәзирә Гыйззәтуллина (Фәйзрахман бабай оныгы) балаларга үзенең бүләкләрен тапшырды. Буыннарның бүгенге көнгә аваз салуы иде бу.

(Өстәге фотода Гәзиз абый оныгы Лилия белән. Фотоларда бу нәселнең бер өлеше генә.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев