Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Чит кешедәй

Хәзер инде бер - беребезгә Дус та ,дошман да түгел. Чит кешедәй үтеп киттем, Синең яннан мин бүген. Хәл - әхвәлләр сорашмадык, Бик сорыйсы килсә дә. Онтылмый үткән көннәр, Онытылды дисәк тә. Күз карашлары очрашты, Күңел алды тилпенеп. "Дәшми үтмә,дәш инде"-дип, Алды йөрәк җилпенеп. Тик горурлык баш күтәрде, Кирәкми дип...

Хәзер инде бер - беребезгә

Дус та ,дошман да түгел.

Чит кешедәй үтеп киттем,

Синең яннан мин бүген.

Хәл - әхвәлләр сорашмадык,

Бик сорыйсы килсә дә.

Онтылмый үткән көннәр,

Онытылды дисәк тә.

Күз карашлары очрашты,

Күңел алды тилпенеп.

"Дәшми үтмә,дәш инде"-дип,

Алды йөрәк җилпенеп.

Тик горурлык баш күтәрде,

Кирәкми дип туктатты.

Акыл " ялгышасың" - диеп,

Керфекләрне чылатты.

Хәзер инде бер - беребезне

Күрми генә үтәбез.

Гомер йомгакларын шулай

Ялгыз гына сүтәбез.

Автор : Гөлчәчәк Газизова.

Фото olgaburaya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев