Күңел бушануы
Бәйрәм һәм ял көннәрен беләсезме?
Августта республика халкын өстәмә бер көн ял көтә.
"Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне - бәйрәм көн санала. 29 августта исә эш сәгате бер сәгатькә кыскара. Сүз уңаеннан, Россия хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы проектын раслады. Аның нигезендә, киләсе елга ил халкы Яңа ел каникулында - 9 көн (31 декабрь - 8 гыйнвар), февральдә - 4 көн (23 февраль-26 февраль), мартта бер көн (8 март) ял итәчәк. 1 Май бәйрәмендә исә - 29 апрельдән 1 майга кадәр, Җиңү бәйрәмендә 6 майдан 9 майга кадәр яллар көтелә. Россия көне (10 июнь - 12 июнь) һәм Татарстан Конституциясе көне (4 ноябрь - 6 ноябрь) уңаеннан да озын яллар каралган.
фото http://vashgorod.ru/uploads/images/news/t5/f14310.jpg
http://www.kukmor-rt.ru/tt/the-news-tat/item/22800
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев