Бавыр рулеты рецепты
Күңел бушануы

Бавыр рулеты рецепты

Бик тәмле, йомшак, үзенчәлекле ризык килеп чыга.  Бавыр рулеты өчен: 300-500 грамм бавыр, 3 баш суган, 2-3 кишер, үсемлек мае, 50-80 грамм атланмай, тоз, борыч.

Бавырның элпәсен алырга. 5-8 см чамасы шакмакларга кисәргә һәм 20 минут суда пешерергә. Тоз салмагыз! Аннары суын түгәргә.
Суганны турарга, кишерне угычтан уарга, үсемлек мае салынган табада парландырып пешереп алырга.
⠀Бавырны һәм яшелчәләрне җылы килеш блендер белән вакларга яки аттарткычтан чыгарырга.
⠀Тоз һәм борыч сибәргә. Әгәр масса коры булса, 50-80 грамм йомшак атланмай өстәргә, яхшылап болгатырга.

   Өстәлгә яки тактага азык пленкасы җәяргә һәм бу массаны 1 см чамасы калынлыкта кул белән  җәяргә. 

 

 

Бавыр массасы өстенә йомшак сыр  ("Орбита" һәм "Дружба") уып салырга. Әмма савытлардагы йомшак сыр белән яхшырак килеп чыга. 

⠀
Пленканы бер ягыннан күтәреп рулет ясый башларга һәм төнгә суыткычта калдырырга.

 

Табынга кисеп куярга.

Бу хакта тулыракhttps://intertat.tatar/ash-su/bavyr-rulety-retsepty/


Нет комментариев