Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Балык Бистәсендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үтте

Балык Бистәсе үзәк мәчетендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе булып узды. Өйләдән соң башланган әлеге кичәне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ачып җибәрде.  --Мәҗлесләрдә, я булмаса бәйрәм кичләрендә мөнәҗәтләр уку элек-электән килгән. Аның үзенә күрә бер моңы бар. Эчтәлегенә халкыбызның тормышы, моң-зары сыйган. Аның аша шулай ук вәгазьне, рәхмәт сүзләрен дә ирештерергә була. Мәүлид ае кичәләрендә уздырылган мәҗлесләрдә дә мөнәҗәтләр әйтелә,--диде хәзрәт үз чыгышында. 

Аннан соң сүз алган район үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисов та мөнәҗәтләр кичәсенең бәйге-конкурс булмавын, бары тик әби-бабайлардан калган матур гореф-гадәтнең дәвамы икәнлеген әйтеп узды. 
(Язманы тулысынча газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса