Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Күңел бушануы

Балтач кызы Нәзирә яшьлек елларын сагынып искә төшерә

Һәр кеше авылга, яшьлегенә ашкына. Авыл урамының һәр тыкрыгы, йорты, капка төбе яшьлеккә, яшьлектәге бер мизгелгә алып кайта. Янында «бәгырем» дип өзелеп торган тормыш иптәше, балалары, оныклары булса да, һәр кеше авылда аны - беренче мәхәббәтен искә төшерә. «Бу тыкрыктан бергә атлаган идек...» дип, көлемсерәп аулак тыкрыкка карый, «Ә менә...

Мин дә Балтач (Юлсубино) авылына кайткан саен, берәмтекләп төрле вакыйгаларны искә төшерәм...

Печән вакытында көндезләрен кем кырда, кем урманда мәш килеп печән җыя, кайвакыт эш кичкә кадәр дә сузыла. Кичен клубка да чыгасы килә. Каһәр, әле печәнне алып кайтып аудардылар гына, инде кичке сәгать тугыз! Әле сәндерәгә (печәнлеккә) өясе, мунча керәсе бар!

Сәндерәдән төшкәндә, җеп өзәрлек хәлең калмый: борын тишекләренә тузан тулган, күлмәк эчендәге печән чүпләре ачуны китереп кытыклый. Боламыкка әйләнгән гәүдәңне сөйрәп мунчага китәсең. Инде мунчаның да эссесе кимегән. Камыл кискән аяклар чемердәп әчетә. Мунчалаңны күбеккә батырып сабынлыйсың, дөньяңны онытып юынасың һәм...печәнгә барулар, арулар онытыла да китә. Юеш чәчләреңнең кибүен дә көтми төнге урамга атыласың...

Авыл клубының баскыч төбендә егетләр тәмәке көйрәтә. Клуб белән баскыч төбе арасындагы бүлмәдә дә балта элеп куярлык. Эчтә музыка ишетелә. Биюче кеше юк. Анда-санда урындыкларда сөйләшеп утырган егетләр- кызлар күренгәли. Завклуб апайның биеми "ләтчит" сатып утырган яшьләргә ачуы килә: «Ни биемиләр, ни кайтып китмиләр, чукынчыклар.» - ди ул, еш-еш сәгатенә карый-карый.

Җәен кунак кызлар, кунак егетләр кайткач кына, клубка җан керә. Башта биш-алты кыз биегәнне артта кара болыт булып баскан егетләр күзәтә. Алар арасында Озын Газиз, Әхкам-Әкрам, Фәнис, Ринат Фәрзетдинов, Фәрит һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр була. Авылның өйләнмәгән егетләре кызлар күзли... Аларның саны кырыкка җиткэн, ди, ахрысы.. .Күзлек Сәүдахан абый (урыны җәннәттә булсын) исемлекләрен төзегән, ди, малай. Тулыр да! Алар бит безгә карамыйлар да, кунак кызлар артыннан гына йөгерәләр. Әле менә көзен студент кызлар да бәрәңге алырга кайтса, башлана хәлләр...

Нәзирә Гыйззәтуллина-Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев