Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел бушануы

Җан авазы: сезгә әйтер сүзем бар, җәмәгать

Мин Үрнәк авылы кызы. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә гомер итәм. Кешеләрнең комсыз, мәрхәмәтсез булуларына борчылып кулыма каләм алдым.

Безнең әни яшьтән тол калып биш бала үстерде. Тормышта һәркайсы үз юлын табып гаилә корды. Олы энем район үзәгендә гаиләсе белән яши иде. Бик иртә гүр иясе булды ул. Калган ике энем һәм сеңлем Алабуга шәһәренә китеп урнаштылар. Авылыбыз тулысынча дип әйтерлек янып бетеп кешеләре күрше авылларга күченде. Безнең өй янгыннардан исән калса да, әнине үз яныбызга алып киттек.

Авылыбызны, өебезне сагынып еш кайтабыз. Авыл башындагы коены рәтлибез, мунча ягып керәбез, зиратка барып мәрхүмнәргә дога кылабыз. Җәй көне әнине дә алып кайтып җиләк җыябыз. Шулай берәр атна өебездә кунып киләбез. Ә быел көз көне юллар беткәнче дип җыелышып кайткан идек, андагы хәлне күреп хәйран калдык. Өебездән, мунчадан барлык савыт-сабаларны, газ плитәсен алып чыгып киткәннәр. Бик зур югалту булмаса да авыр хисләр кичердек. Кемгә кирәк булды икән ул әйберләр, дибез. Металлаломга тапшырсалар да бик күп акча түгел бит инде ул. Ә безнең өчен алар ядъкар, нигезебезне, туганлык җепләрен берләштереп торучы әйберләр иде. Әллә кай җирдән килмәгәннәрдер бу караклар. Күрше авыл кешеләре генә булгандыр. Кеше тормаган йортны басалар инде, торган йортка да кагылалар бит. Әлеге язмамны укып үзләрен танырлар, бераз булса да оят булмасмы икән үзләренә. Бәлкем намуслары уяныр, болай кеше җанын рәнҗетмәскә дигән фикергә килерләр. Дөрес, намус дигән төшенчәне аңлар дәрәҗәдә булсалар?

Наилә Шәвәлиева (Нәбиуллина)

Фото yugschool2.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев