Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Күңел бушануы

Балык Бистәсе районы Полянка авылы китапханәсендә күңелле кичә

Полянка авылы китапханәсендә "Ул шулай Татьяна исемле булды" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны үзәк җитәкчесе Анна Вильчинская алып барды. Кичәгә "Полянские посиделки" клубы әгъзалары, китап укучылар һәм күпләп кунаклар килгән иде. Студентлар көнен икенче төрле Татьяна көне дип тә атылар. Шуңа күрә бу көнне Татьяна һәм Нина исемлеләрне дә котлап...

Китап укучылар яраткан шагыйрьләренең һәм үзләре иҗат иткән шигырҗләрне дә укыдылар, җырлар башкардылар. Анна Вильчинская безнең районнан чыккан шагыйрь һәм язучыларның китапларыннан оештырылган күргәзмә белән таныштырды. Китапханә шулай ук балалар белән дә эшли. Аларның күбесе шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Алып баручы районның икенче номерлы мәктәп укучысы Ксении Куприянованың бер шигырен укыды.

Күңелле конкурсларда барысы да теләп катнаштылар. "Таня моделе" исемле бәйгедә бал күлмәкләре ясадылар, аны тәкъдим иттеләр. "Миф һәм легендалар битеннән" викторинасы да кызыклы булды. Катнашучылар легендада сурәтләнгән чәчәкләрнең исемнәрен атадылар. Тагын бер бәйгедә курчакларны матур итеп киендерү ярышы булды. Соңыннан кичә таталы ризыклы табын артында дәвам итте. Бергәләп җырладылар, студен чактагы күңелле вакыйгаларны искә алдылар кунаклар.

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев