Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Юл ялгышны кичерми

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең еш кабатлануы зур борчу тудыра.

Узган ел Татарстан территориясендә җәяүлеләрне таптату, бәрдерүнең 1841 очрагы теркәлде. Аларда 191 кеше үлде, 1761 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да 122 һәлакәттә 10 кеше якты дөнья белән хушлашты, 144 кеше яраланды. 2012 елда безнең район территориясендә җәяүлеләр катнашында 3 авария ясалды. 2 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде. Җәяүлеләрне бәрдерү, таптату кебек аварияләрнең 70 проценттан артыгы шоферлар гаебе белән ясала. Узган ел республикада транспортчылар тарафыннан җәяүлеләргә юл бирмәүнең 94 меңнән артык очрагы теркәлде. Бу төр кагыйдәне бозу КоАП ның 12.18 маддәсе нигезендә 800дән алып1000 сумга кадәр штраф белән бәяләнә. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора шул. Узган ел безнең районда 600 гә якын җәяүле административ җаваплылыкка тартылдылар. Гыйнвар аенда гына да 12 җәяүле тоткарланды. Гадәттә, җәяүлеләр тротуар булса да, юлның машиналар йөри торган өлешеннән баралар, юлны тиешсез урыннарда кичәләр. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләргә КоАПның 12.29 маддәсе 1 бүлеге нигезендә 200 сум штраф салына.
Кышкы-язгы чорда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Транспорт агымының сезонлы артуы, һава, юл шартларының үзгәреп торуы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарсызлыгы фаҗигаләргә илтә.
Тәүлекнең караңгы вакытында күз күреме начарлана. Шуңа да шоферларга куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек сайларга кирәк. Җәяүлеләр дә транспорт каршына көтелмәгәндә килеп чыкмаска, сак булырга тиешләр. Исерек хәлдә юл-транспорт корбаны булучылар да аз түгел. Исерткеч эчемлекләр куллангач урамга, юлга чыгарга ярамый әлбәттә.
Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар (мәсәлән, браслетлар) кулланырга киңәш итәбез.
Район үзәгендәге җәяүле кичүләрендәге юл билгеләренең ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве дә зур борчу тудыра, алар тәүлекнең караңгы вакытында тиешенчә яктыртылмыйлар, кайбер кичүләрдә билгеләр ике якка да куелмаганнар.
" Җәяүле"социаль компаниясе барган чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларның аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Юл ваемсызлыкны кичерми. Шуны онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X