Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Велосипед– якын дустым

15 май көнне Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсы булып узды. Малайлар һәм кызлар велосипедта оста йөрүдә генә түгел, ә бәлки юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар.

Конкурста 8 команда, шул исәптән Балык бистәсе гимназиясе һәм 2 нче мәктәбеннән икешәр команда, шулай ук Котлы Бөкәш, Ямаш, Күгәрчен, Шомбыт яшь инспекторлары.Һәр укучы үз велосипеды белән чыгыш ясады. Укучылар юлда үз-үзләрен тоту күнекмәләре, велосипедта йөрү осталыклары, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча конкурсларда көч сынаштылар.Аларда 2 нче мәктәпнең "Сигнал" командасы җиңү яулады. Икенче урынны гимназиянең "Светофор" командасы алды. Өченче урынга ямашлылар чыкты.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды директоры Светлана Сидорова җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды. Шәхси зачетта 2 нче мәктәп укучысы Никита Кузнецов һәм Котлы Бөкәштән Айгөл Мөхәммәтшина иң көчле булуларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучы бер генә кеше дә бүләксез калмады.
-Юлда йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Алар сезгә төрле ситуацияләрдә тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк,-диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ф.Мостафин.
Ә район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков: "Хәзер сез юл йөрү кагыйдәләрен бервакытта да бозмассыз дип өметләнәбез",-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев