Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Ваемсызлыктан фаҗигагә бер адым

28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр район территориясендә "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чара үткәрелде. Аның төп максаты көзге каникуллар чорында балалар катнашында юл- транспорт фаҗигаләрен кисәтү иде.

2016 елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 473 авария булган. Аларда 11 баланың гомере өзелде, 498 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең районда исә балалар белән 5 фаҗига булды, 5 бала яраланды. Ункөнлек барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрделәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы үсмерләргә карата игътибарны арттырдылар.
Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычсызларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде. Бу җәһәттән, акция кысаларында, балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздырылды. Шундый рейдларның берсендә генә дә инспекторлар әлеге таләпне үтәмәгән 4 автосөючене җаваплылыкка тарттылар.
"Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы барышында тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә киемнәргә яктылык кайтаргыч элементлар куеп йөрүне пропагандалау буенча да эш алып барылды. Ата-аналар да бу таләпкә җитди карасыннар иде. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, төнлә фарасының ерак утын кабызган машина йөртүче җәяүлене 100 метрдан, ә киемендә яктылык кайтаргыч булса 350 метрдан күреп ала икән. Бу исә җәүлене бәрдерү ихтималын күпкә киметә.
Күп очракта балалар үз ваемсызлыклары аркасында фаҗигагә эләгәләр. Юлларда уйнап саклык чараларын онытып җибәрәләр.Шушы көннәрдә генә бер вакыйга шаһиты булдым.Редакция янәшәсеннән кузгалырга торган машинаның көпчәкләренә ышкылып диярлек "ледянка"сызгырып узып китте. Аңа четердәдеп ябышкан малай юл кырыена төшеп мәтәлде дә, өстендәге карны кага-кага янәдән өскә йөгерде. Әгәр теге машина кузгалып киткән булса... күз алдын китерүе дә җанны өшетә.Юллар боз, кар белән каплануга Совет урамында малайлар шундый экстрималь "спорт" белән шөгыльләнә башлыйлар. Җәен исә кулдан ясалган самокатларда җилдерәләр. Узган җәй берсе түбәннән күтәрелүче машина астына керә язган иде инде. Шоферның чыелдатып тормозга басуы аркасында гына фаҗига булмый калды. Ә кышкы бозлы юлда машина туктамаска да мөмкин бит. Бу яшьтә үсмерләр үзләренә янаган куркыныч дәрәҗәсен аңлап та бетермиләр дә дер инде. Ә менә ата-аналары нәрсә карый икән соң!? Барыр урыннары юк,шуңа тормышларын куркыныч астына куеп урамда шуалар дияр идең. Районда спорт белән шөгыльльнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган бит. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәгендә дистәләрчә секция, түгәрәкнең ишекләре ачык ләбаса. Теләгәнеңне сайлап ал.
"Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы тәмам. Әмма балаларыбызның иминлеге ел әйләнәсе күз уңында булырга тиеш.
Илгиз Җамалиев.

фото: news.vdv-s.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев