Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Уңга карасаң да җавапсызлык гаепле, сулга карасаң да

Ел башланды гына әле. Ә районыбыз юлларында җиде юл-транспорт фажигасе булды инде. Аларда 6 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар, бер кеше һәлак булды. Узган елның гыйнварында 4 авариядә генә дә 7 кешенең гомере өзелгән.

Юл корбаннарының кимүен уңай күренеш дип бәяләргә була, әлбәттә. Әмма фаҗигаләр саны арткан бит. Фаҗигаләрнең төрләренә килгәндә, "беренче урында" автомобильләрнең каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешүе тора. Мондый дүрт авария теркәлде. Ике юл кырыена төшеп аву, бер җәяүлене таптату очрагы булды.

-Аварияләрнең сәбәпләре шул бер инде. Тизлек режимын сакламыйлар, узышу кагыйдәләрен бозалар, юл, һава торышын исәпкә алмыйлар,-ди район ЮХИДИ начальнигы Айрат Сафиуллин.

Төнге 23.30 сәгатьтә "МАН" йөк машинасын йөртүче хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый һәм тиешсез урында юлны аркылы чыгучы 24 яшьлек ир-егетне бәрдерә. Җәяүле алган травмалардан фаҗигә урынында ук һәлак була. Бу юл-транспорт һәлакәтендә кемнең ни дәрәҗәдә гаепле булуын тикшерү тәгаен ачыклар инде. Әмма күз күреме начар вакытта шофер кая ашыккан да, җәяүле тиешсез урында юлга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән соң?

29 гыйнвар көнне М-7 автомобиль юлындагы авариягә 15 яшьлек үсмер сәбәпче булган. Үги әтисенең "девятка"сы белән Казан тарафларына хәрәкәт иткәндә тизлекне арттырып руль идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыгып "ундүртле" белән бәрелешә. "Ундүртле" артыннан килүче чит ил машиасы да "девятка" га килеп бәрелә. Куркынычсызлык каешын да каптырмаган үсмер баш мие травмасы белән республика клиник больницасына китерелә. Чит ил машинасы пассажиры да тән җәрәхәтләре ала. Машина йөртү таныклыгы да булмаган килеш интенсив хәрәкәтле федераль трассага нәрсә уйлап чыккан да, әти-әнисе нәрсә караган? Үсмер балигъ булмаганлыктан, аның гамәлләре өчен әти-әнисе җавап тотачак инде. Балигъ булмаган, таныклыксыз улының руль артына утыруына юл куйганы өчен үги атага 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әни кешегә дә баласына тиешле тәрбия бирмәгән өчен административ җаваплылыкка тартыла.

Штрафлар дигәннән, аларны вакытында түләмәүчеләр күп икән районыбызда.

- Узган ел 90 кеше административ штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен җаваплылыкка тартылдылар. Күбесенә штрафларын икеләтә күләмдә түләргә туры килде инде. Шуларның алтысын җәмәгать хөкемдарлары бердән алып биш тәүлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм иттеләр,- ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин. Ярый ла безнең хөкемдарлар миһербанлы икән. Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә 15 тәүлеккә ук ябып куюлары бар бит. Бүгенге көндә 10 мең сумнан артык штрафы түләнмәгән 50 гә якын кеше исәпләнә икән. Сер итеп кенә әйтәбез, ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны ачыклау, җавапка тарту буенча эшне көчәйтәчәкләр. Димәк кагыйдә боздыңмы, вакытында түләвең хәерлерәк булып чыга.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев