Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Төп бурыч - юл куркынычсызлыгын тәэмин итү

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән бәйле булган барлык мәсьәләләрне без район комиссиясе утырышында  автотранспортчылар белән генә түгел,  шулай ук җәяүлеләр (пешеходлар) катнашында бик җентекләп тикшереп хәл итәбез.

Һәр айда комиссия бу мәсьәләләр буенча үз утырышларын үткәрә. Шулай ук һәр квартал саен районыбызда юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча без комиссиянең тулы составы белән утырыш үткәрәбез. Аның эшендә еш кына муниципаль район  башкарма комитетының структура подразделениеләре җитәкчеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын да еш күрәбез. Шулай ук пассажирлар ташу эшчәнлеген башкаручы оешмалар, белем бирү учреждениеләре һәм районыбыз юлларын үз балансларында тотучы учреждениеләр вәкилләрен дә чакырабыз. 
Мондый утырышларда  еш кына хөкүмәт комиссияләре тәкъдимнәре тикшерелә һәм проблемалы хәлләр бик җентекләп тикшерелеп, юлларда фаҗига һәм үлем-китемне булдырмау, юл һәлакәтенә сәбәп булырлык участокларны бетерү буенча карарлар кабул ителә.  Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән комиссия утырышында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә районыбызда булган куркынычлы җирле дәрәҗәләрдәге участокларының саны нольгә тигезләште. 
Кызганычка каршы, узган 2021 елда районыбыз эчендәге региональ һәм федераль дәрәҗәдәге юлларда булган юл һәлакәтләрендә 10 кешенең гомере өзелде. Юлларда берәм-сәрәм генә була торган юл-транспорт фаҗигаләре санын киметүгә ирешелде, комиссия утырышында юлларны үз балансларында тотучы учреждениеләргә  әлеге куркынычлы участоклардагы юл-урам челтәрләрен тагын да камилләштерү бурычларын куйдылар. Шулай ук  форсаттан файдаланып районыбыз халкының телеграм каналларында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауда аноним хәбәрләрен булдырасы иде, дигән теләгемне белдерәсем килә. 
2022 елда муниципаль программа  буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча түбәндәге  чаралар үткәрү күздә тотыла:
“Бәләкәч” балалар бакчасы һәм Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе янәшәсендәге әйләнеч юлны эшләтү, юл хәрәкәте иминлеге комплексын эшләү, юлларда ясалма тигезсезлек, шулай ук 8 белем бирү учреждениеләре янәшәсендә җәяүлеләр үтә торган полоса булдыру, юл билгеләрен урнаштыру, Зур Мәшләк авылыннан чыгу юлын ремонтлау, Сөембикә урамы буенда тротуарлар ясау, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатен искә алып Почтовая-Некрасова урамнары кисешкән урында ясалма тигезсезлек эшләү планлаштырыла.
Шулай ук 2022 елда, киләчәктә юл-урам челтәрләрен үзгәртеп кору буенча да Балык Бистәсе муниципаль районында юл хәрәкәтен оештыру буенча проект эшләү  күздә тотыла. 

Роман Исланов,
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса