Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Әти-әни һәм мин–имин гаилә

Күптән түгел "Бәләкәч" балалар бакчасында "Әти, әни һәм мин-имин гаилә", дип исемләнгән күңелле конкурс үткәрелде. Иң элек, ата-аналар алдында район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев чыгыш ясады. Ул кыскача район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләре, корбаннар турында сөйләде. Авариягә илтүче төп сәбәпләргә киң тукталды. Аеруча балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны...

Залда урнашкан авыр тынлыкны залга борчаклардай сибелгән балаларның шат авазлары гына эретеп тарата алды инде.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Хәмәтвәлиева "Бәләкәч"тә "Күңелле светофор" дип исемләнгән түгәрәк алып бара икән. Сабыйларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә инде. Моның өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды ярдәмендә менә дигән уку бүлмәсе җиһазлаганнар.
-Юл йөрү кагыйдәләрен төрле уен формасында өйрәтүнең нәтиҗәсе зур,-ди Айгөл. Болай эшләгәндә сабыйлар кирәкле мәгълүматны тиз үзләштерәләр, отып алалар. Ә бәләкәй чакта өйрәнгәннәр олыгайгач та онытылмый. Шуңа күрә безнең балалар бервакытта да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаслар,-дип ышанам.
Чыннан да, конкурсларда аеруча еш очрый торган юл билгеләрен, светофор сигналларын, транспорт төрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, шартлатып җавап бирделәр. Әти-әниләре, әби-апалары да алардан калышмаска тырыштылар инде. Конкурста катнашкан 6 команда арасында "Тачки" (Аяз Закиров, әнисе Алия, апасы Рания) беренче урынны яуладылар. Аяз командага исемне дә үзе кушкан. Машиналарны бигрәк тә ярата икән шул. "Җәяүлеләр" (Әмирхан Закиров, әтисе Илнур, әнисе Эльвира) икенче урынга чыктылар. Почетлы өченче урынны Карагановлар гаиләсе алды. Руслан Хәмәтвәлиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фондыннан менә дигән бүләкләр алып килгән балаларга. Аяз велосипедлы, Әмирхан фотоаппаратлы булды. Хәер, конкурста катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады бу көнне.
фотоларны rsloboda-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев